Яңалыклар

Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

    16нчы сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә 2019 елда «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән авторларга әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды.     Тантанада Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбдельмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина бар иде.        Шәүкәт Галиев исемендәге премия быел беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге премиягә 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм кызыклы, әдәби яктан камил шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт укучы бала лаек дип табылды.       Ул лауреатлар - язучы Рәшит Бәшәр,Чаллының 41нче мәктәп укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллин һәм Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/challyda-shkt-galiev-isemendge-dbi-itimagyy-premiyane-tapshyr...

17.09.2020
«Сәйлән» фестиваленең ИКЕНЧЕ сезоны!

«Сәйлән» фестиваленең ИКЕНЧЕ сезоны!

    «ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә. Бүген аның икенче сезоны төшерелә башлады.       Ул яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә. Проектның максаты да: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшьләрне барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.      Фестивальдә катнашу өчен, 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза арасыннан, 32 катнашучы чираттагы этапка сайлап алынды. Алар өчен «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 12 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!     Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Финалга 6 катнашучы узачак. Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачакбыз.      Бүгенге сайлап алу этабында сәләтле балаларны эстрадабызның танылган җырчылары Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Габдинова, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхрәзиев, алып баручы Иван Остроумов бәяләде. Финалга узучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтәчәк. Жюри әгъзалары һәр чыгыштан соң катнашучыга сәйләннәр бирәчәк. Сәйләннәре күбрәк булган катнашучы проектның җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешәчәк. Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздыру да планлаштырыла. Алар вокал, бию, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашачак.

12.09.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск