25.04.2025

187 нче күппрофильле лицейда кунакта

«ШАЯН ТВ» Казан шәһәренең 187 нче күппрофильле лицеенда кунакта булды! 

«Тәмле тел» иҗади түгәрәгенә йөрүче 1 нче сыйныф укучылары безгә танылган «Шалкан» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларның чыгышы бик җанлы, кызыклы һәм ихлас булды! 

Спектакльне карарга Дәү әни белән Мияу да килгән иде - аларга бигрәк тә ошады! 

Кечкенә артистларга зур рәхмәт, ә укытучыларына - иҗади уңышлар телибез! 

Главная Программа Видео Шортс Поиск