Яңалыклар

Китап укысаң - күңел агара!

Китап укысаң - күңел агара!

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне! Галимнәр фикеренчә, китаплар укып, баш миен гел эшләтеп торган очракта фикерләү сәләте арта. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Алдагы фикерләр сезгә аз гына булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр. * Китап уку сүзлек байлыгын арттыра. Укыганда без, яңа сүзләр очратып, аларны үз сөйләмебездә куллана башлыйбыз. * Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнә. * Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. * Уку стрессны киметә. Ул тынычландыру үзлегенә ия. * Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без баш миен эшләтәбез. * Китап уку альцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк очрый. * Китап уку картаймаска ярдәм итә. Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. * Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар илһам чыганагы булып тора. * Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, яхшы гына йоклап китәчәксез.  

09.08.2023
«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак!

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунак!

Бүген «ТАИФ» АҖнең икътисад һәм финанслар идарәсе рәисенең баш киңәшчесе Гүзәлия Мөхәрәмовна Сафина «ШАЯН ТВ»да кунакта булды! Каналыбызның төп геройлары һәм балалар мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршы алдылар, зур студиябез буйлап сәяхәткә чакырдылар. Биредә кунагыбызны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә каналның иң яхшы алып баручылары «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, шәп проектлары, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштырдылар, аралашып алдылар. Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчесе, «Батыр егетләр» ансамбле солисты Сәид Галиуллин үзенең шат җырын бүләк итте. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Дубляж студиясендә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр һәм бу мавыктыргыч процессны күзәтә алдылар. Әлеге студиянең җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакларыбызның сорауларына җавап бирде. Искиткеч җылы үтте әлеге очрашу! Дусларыбызның тагын да күбәюе – безне бик сөендерә! Алга таба да мондый күрешүләр күбрәк булса иде!  

08.08.2023
Песисез дөнья күңелсез!

Песисез дөнья күңелсез!

Песиегез булса, бүген алар өчен кечкенә бәйрәм оештыра аласыз, дуслар! Юкка гына түгел, чөнки бүген – Бөтендөнья песиләр көне билгеләп үтелә! Кем генә яратмый икән әлеге җан ияләрен?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дусларга битараф калып булмый торгандыр. Песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр тора. Галимнәр фикеренчә, өйдә песи тотучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак килеп чыга икән. Песиләр, чыннан да, безнең сәламәтлек өчен бик файдалы. Алар стрессны киметергә һәм йокысызлыктан арынырга да ярдәм итә. Моннан тыш, бу җан ияләре өйне күсе һәм тычканнар саклый. Шул рәвешле алар йорт хуҗалары өчен алыштыргысыз ярдәмче ролен дә үтиләр. * 95% кеше песиләре белән сөйләшә. * Мәченең 12 пар мыегы бар. * Песи үз гомеренең 70%ка якын өлешен йоклап уздыра. * Песи үз дигәненә ирешү өчен берничә сәгать буе туктаусыз мырауларга сәләтле. * Әгәр мәче аркасына ята икән, шул рәвешле, ул үзенең кешегә булган ышанычын белдерә.  

08.08.2023
Августның иң романтик бәйрәме!

Августның иң романтик бәйрәме!

Кечкенә вакытта күпләр йолдыз атылганда теләк теләсәң, аның кабул булачагына ышанып яши. Сезнең дә иң зур хыялыгызны уйлап, төнге күккә карап, йолдыз атылганын көтеп утырганыгыз бардыр. Йолдыз атылуга, теләкне әйтеп өлгерергә кирәклеген дә, аның чынга ашуын теләсәң, беркемгә бу турыда әйтмәскә кирәклеген дә белә идек. Йолдызлыклар белән танышу, чүмечкә охшаган Җидегән йолдызны табарга өйрәнү, ихластан сөенү – бу истәлекләр һәрберебезнең балачак хатирәләре. Ә йолдыз җыю көне турында ишеткәнегез бар идеме? Әлеге бәйрәм ел саен 7 августта билгеләп үтелә. Һәр елны август аенда йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин. Бу җәйнең соңгы аена иң зур метеорит агымы Персеиданың активлык чоры туры килүе белән бәйле. Персеидалар – Свифта – Таттла дип аталучы кометаның кисәкчекләре ул. Свифта – Таттла кометасы безнең планетага 135 елга 1 тапкыр гына якынлаша. Соңгы тапкыр бу хәл 1992 нче елның декабрендә булган. Ә менә Җир шары үзе әлеге кометаның гаҗәеп койрыгына ел саен якыная. Комета койрыгыннан аерылган метеоритлар һәм ком кисәкчекләре Җир атмосферасына эләккәч, янып бетә. Үзләреннән соң алар дуга сыман эз калдыралар. Нәкъ шул эзне без йолдыз атылу дип әйтәбез. Җәйнең соңгы аеның ямен һәм тәмен белеп калу өчен күктәге йолдызларны күзәтү – менә дигән шөгыль. Төнегезне йоклап уздырмагыз! Дусларыгыз белән йолдыз җыярга ашыгыгыз!    

07.08.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск