Яңалыклар

Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына бик күп Яңа ел бүләкләре әзерләде! Һәм ул сезне көн дә үзенең шәп премьералары белән сөендерә! Бүгеннән «Умка чыршы бәйрәмендә» мультсериалы эфирга чыга! Аю баласы Умканың тугры дусты барлыкка килә. Олылар аны каядыр еракка алып киткәч, Умка дустын бик сагына һәм аны эзләп табарга була. Максатына ирешү өчен кыю аю баласы вертолетта оча, поляр станциягә үтеп керә һәм кешеләргә охшаган аю балалары белән таныша. Ә аларның хәзер - Яңа ел чыршысы бара! Бәйрәм вакытында бигрәк тә үзеңнең яраткан якын кешеләреңне кочаклыйсы килә. Бу урында Умка үзенең зур сәяхәтенең ахырына якынлашуын аңлый... Акыллы аю баласы Умка турында мультсериал сезгә, һичшиксез, Яңа ел кәефе бүләк итәчәк! 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә телевизор экраннары каршында көтәбез!

29.12.2022
Кышкы каникулны ничек күңелле итеп үткәрергә?

Кышкы каникулны ничек күңелле итеп үткәрергә?

Дуслар, ниһаять, көтеп алган кышкы каникуллар башланды! Ә сез аны күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәрү өчен исемлек төзедегезме әле? Без сезгә бу эштә ярдәм итәрбез! * Чыршы өчен үз кулыгыз белән уенчыклар ясагыз. * Кар бөртекләрен тотып уйнагыз. * Шәһәребезнең төрле матур урыннарына сәяхәт кылыгыз. * Күп итеп мандарин ашыгыз. * Дуслар белән бергә биек таудан “паровоз” ясап шуыгыз. * Кар өстендәге җәнлек эзләрен өйрәнегез. * Өйгә боз сөңгесен алып кереп, аның ничек эргәнен күзәтегез. * Кошлар өчен җимлек ясап элергез һәм көн дә гаҗәеп кошлар дөньясы белән танышыгыз. * Гөл төбенә төрле җиләк-җимеш орлыклары утыртыгыз һәм аларның ничек үскәнен күзәтегез. * Чаңгыда һәм тимераякта шуыгыз. * Зур итеп кардан сыннар ясагыз. * Имбирьдан төрле фигурадагы печеньелар пешерегез. * Кышкы урманда йөрегез. * Кышкы фотосессияга чыгыгыз. * Күргәзмәгә яисә музейга барыгыз. * Кайнар шоколад ясап эчегез. * Кызыклы китап укыгыз. * Күңелне җылытучы Яңа ел фильмнары карагыз. * Урманда термостан кайнар чәй эчегез. * Чыршы ылысларыннан өстегезгә кар коеп хозурланыгыз. * Туганнарыгызга кунакка барыгыз. * Компьютер артында мөмкин кадәр азрак утырырга тырышыгыз. * Җәйгә эшли эшләрегез өчен исемлек төзеп куегыз. * Ә, иң мөһиме, “ШАЯН ТВ” белән бергә булыгыз! Без сезгә каникулларны тагын да күңеллерәк итеп уздырырга булышырбыз!

29.12.2022
28 декабрь - Халыкара кино көне!

28 декабрь - Халыкара кино көне!

28 декабрь - Халыкара кино көне! 1895 елның 28 декабрендә Парижда бертуган Люмьерлар “Гранд-кафе”да синематографның беренче сеансын тәкъдим итәләр. Һәм бу көн бөтен дөньяда кино туган көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ул кинематографистлар бәйрәме генә түгел. Без, кино яратучылар аны бәйрәм итә алабыз. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан. “Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән!” фильмы... Ничә дистә еллар дәвамында елның соңгы көнендә күрсәтүләренә дә карамастан һәр елны аны көтеп алабыз, рәхәтләнеп карыйбыз. 1. Россиядә беренче фильм 1908 елда төшерелә. Ул нибары җиде минут дәвам итә. 2. Россиядә төшерелгән беренче төсле фильм экраннарга 1925 елда чыга. Ул Сергей Эйзенштейнның танылган “Броненосец Потемкин”  фильмы була. Эйзенштейн матрослар күтәргән әләмне кинопленкада үзе кызыл төскә буйый. Бу - фильмдагы бердәнбер төсле кадр була. 3. 1935 елда Беренче Халыкара Мәскәү кинофестивале уздырыла. 4. 1965-1967 елларда төшерелгән “Война и мир” фильмы - иң кыйммәтле совет фильмы булып санала. Аны барлыгы якынча 135 миллион тамашачы караган. 5. Иң озын совет сериалы - Анатолий Иванов романы буенча төшерелгән “Вечный зов” фильмы.                  

28.12.2022
Яңа елга чыршыны ничек бизәргә?

Яңа елга чыршыны ничек бизәргә?

Декабрь җитте исә күңел Яңа елны көтеп яши башлый. Кыш бабай, Кар кызы, чыршы – бәйрәмнең күрке. Яңа ел чыршысын бизәү гадәте ерак тарихка барып тоташа. Беренче чыршы уенчыклары фигуралап ясалган прәннек, печенье яки конфетлар булса, аннары аларны ялтыравык сипкән чыршы күркәләре, кәгазьдән, мамыктан ясалган чәчәкләр алыштыра. Бераздан картоннан ясалган уенчыклар, челтәрләр белән бизәлгән курчаклар, клоуннар барлыкка килә. Ә чыршыны шарлар белән бизәү гадәте каян килгән соң? Риваятьләргә караганда, Германиядә чыршыны алмалар белән бизәргә яратканнар, ә бер елны алман илендә алма уңышы аз була. Һәм кешеләр пыяла алмалар ясатырга пыялачыларга мөрәҗәгать итәләр. Шуннан бирле чыршыларны шарлар белән бизәү гадәте яшәп килә. Бүгенге көндә инде уенчыкларның ниндиләре генә юк! Кибеткә чыгып җаның теләгәнен сайлыйсың да урман гүзәлен күз явын алырлык итеп бизәп тә куясың. Бу эшне никадәр иртәрәк башкарсаң, шулкадәр озаграк бәйрәм хисе тоярсың, ди белгечләр. Куян яисә Мәче елында чыршыны барлык салават күпере төсләре белән дә бизәргә мөмкин. Артык караңгы гаммаларны кертмәскә киңәш итәләр. 2023 елга чыршыны ничек һәм нәрсә белән бизәргә? 1. Чыршы бизәргә җыенгансыз икән – һәр уенчыкны, һәр шарны кулыгызда озаграк тотыгыз. Һәр яңа ел уенчыгында тылсым яшерелгән! 2. Яңа елга чыршыны матур итеп бизәр өчен, аңа дөрес урын сайларга кирәк. Купшы чыршыны кечкенә бүлмәгә куймагыз, ә кечкенәләрне зур бүлмәгә урнаштыру дөрес булмас. 3. Гирлянданы иң башта элеп куегыз. Аннан соң эленгән уенчыклар матур итеп балкып торыр. 4. Зур чыршы өчен зур уенчыклар сайлагыз. 5. Охшаш уенчыкларны бер тирәгә элү шулай ук матур булмас. 6. Чыршының иң күренә торган урынына бу елның символын – Куян фигурасын элеп куйсагыз да була. Яисә аны Кыш бабай һәм Кар кызы урынына чыршы астына да куйсагыз була. 7. Йомгаклау этабы булып, мишура һәм ялтыравыклар тора. 8. Чыршы төбенә матур итеп төрелгән бүләкләр тезеп куйсагыз да була.      

27.12.2022
Әкият илендә: «Утлы йомырка»!

Әкият илендә: «Утлы йомырка»!

Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп: — Бер, ике, өч, дүрт… сигез, тугыз, ун… Бер дә санап бетерерлек түгел. Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле… Беркөнне әби, ах-вах итеп, ишектән килеп керде. — Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,— ди әби. Мин әйтәм: «Әллә ул янган?» — дим. Әби үзенекен сөйли: — Күрше карчык биргән иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,— ди. Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар. Әби һаман-һаман сөйләнә: — Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел… Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер. — Әйтергәме, әйтмәскәме? Әйтер идем — ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем — ул утлы йомырка белән кибет яначак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак. Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм: — Әби, утлы йомырканы мин алган идем! — дип елап җибәрдем. Әби әйтә: — Харап булганбыз, әйт, кая куйдың? — ди. Мин әйтәм: — Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык. Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә киткәндер. Ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле, морҗадан чыккан төтен була. Пожар чыкмады.’ Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар. Сеңелем Гөлчирә: — Әнә, утлы йомырка кайтты! — дип көлә. Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам. Әби көл ә-көл ә чәй ясый: — Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең бар? Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә генә ярамый,— ди. Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең инде аны хәзер мин белмим. Абдулла Алиш          

27.12.2022
Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калып бара. Көнчыгыш календаре буенча, 2023 ел - Кара су куяны елы. Аннан нәрсә көтәргә икән? Астрологлар фикеренчә, ел тотрыклы булыр дип фаразлана. Йомшак, назлы куян бернинди дә начарлыклар алып килә алмый. Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый. Әйе, бу елның хуҗасы икәү! Икесе дә йомшак, назлы хайван. Алар безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык алып килер. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрәләр. 1. 2023 ел яңа белемнәр һәм сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт. 2. Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаячак. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә юнәлгән булса, яхшы. 3. Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу – йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк. 4. Кара һәм зәңгәр – ел символы төсләре. Кара Куян елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе дә сәер түгел. Яңа елны каршылаганда шул төсләрне сайласарга киңәш ителә. 5. Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмагыз. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга бирегез. Кунакларыгызга төп сый итеп - тутырылган тавык тәкъдим итсәгез була.      

26.12.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск