05.12.2023

50 градуслы салкыннар килә

Җайлап кына булса да, чын кышка кереп барабыз. Россиянең күп кенә территорияләренә аномаль салкыннар килә. Кайбер төбәкләрдә термометр баганасы 40-50 градус салкын күрсәтәчәк. Бу турыда Россия Гидрометцентры фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итә. 2-6 декабрьдә Төньяк-Көнбатыш федераль округында температура нормадан 7-20 градуска түбәнрәк булачак.

Бүген, 5 декабрьдә, термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Ә пәнҗешәмбе -21 градуска кадәр суыклар көтелә. Төнен һава температурасы -25 градуска җитәчәк. Урыны белән тагын да түбәнрәк булырга мөмкин.

Салкыннар 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, диләр синоптиклар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск