13.04.2020

Троллейбус, туган көнең белән!

13 апрельдә троллейбусның туган көне билгеләп үтелә икән. Әйдәгез, бераз тарихка күз салыйк әле.

*Хәзерге көндә дөньяда 300дән артык шәһәрдә бу транспорт чарасы хезмәт күрсәтә икән. Әмма иң зур троллейбус юлы Россиядә урнашкан.

*Беренче троллейбус Германиядә барлыкка килгән. Ул түбәсез арбаны хәтерләткән. Аны «электромот» дип атаганнар. «Троллейбус» сүзе исә, инглиз теленнән кергән. Турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, трамвайлы автобус, дигәнне аңлата.

*Россиядә беренче троллейбус 1933 елда «Динамо» заводында ясалган. Башта ул шәһәр читендә йөрсә, 1934 елда башкала урамнары буйлап та хезмәт күрсәтә башлаган.

*1937 елда Англиядән ике катлы троллейбус та кайтартыла. Шушы модель буенча Ярославль заводында 10 ике катлы троллейбус җитештерелә. Алар 1939 елдан Мәскәү урамнары буйлап йөри башлый, тизлеге 55 км/сәг. җитә. Безнең көннәргә мондый төр троллейбусның берсе генә дә сакланып калмаган.

*Бөек Ватан сугышы елларында да троллейбусның ярдәме нык тия. Ул авыр йөк ташу машинасы ролен башкара.

*Казан троллейбус системасы – Россиядә иң борынгыларыннан берсе. 1948 елның ноябрендә үзәктән алып, Каравай бистәсенә кадәр беренче троллейбус линиясе ачыла. Хәзерге көндә дә башкалабызда экологик чиста транспорт чарасы актив кулланылышта.

*АКШ һәм Япониядә җир асты троллейбуслары йөри.

*2013 елның маеннан Женева шәһәрендә электр чыбыгына тоташмый торган троллейбуслар хезмәт күрсәтә башлаган. Ул тукталышларда берничә секунд эчендә энергия запасы ала торган махсус аккумуляторлар белән җиһазландырылган.

Главная Программа Видео Шортс Поиск