12.07.2020

Әтием минем балыкчы...

Әтием минем балыкчы,

Көн дә бара балыкка.
Урынын да белеп торам –
Ык буена, таллыкка.

Аның белән элегрәк
Баргаладым үзем дә.
Чиртмәгән көннәре булды,
Җитмәде түзем генә.

Әтиемә исем китә.
Кайчак балыгы да юк.
Ә борыны һич салынмый,
Үзе шаян, үзе шук.

Балыкны бик яратсам да,
Чыкмас миннән балыкчы.
— Әти, кибеткә керик тә
Сатып кына алыйкчы…

                         Мөҗәһит

Главная Программа Видео Шортс Поиск