Яңалыклар

Комиссия утырышы мизгелләре!

Комиссия утырышы мизгелләре!

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә елдан ел матур яңа проектлар әзерли. Узган, 2021 ел, бәйге, фестивальләргә, премьераларга бай булды! Бу атнада узган Комиссия утырышы да моның ачык дәлиле. «ШАЯН ТВ» каналы Комиссия белән берлектә башкарган проектларның презентациясен үткәрде - күргәзмә оештырды. Биредә интерактив форматта «ШАЯН Әлифба» анимацион сериалы, «Балачак җыры» бәйгесенең клиплары һәм җыр җыентыклары, «Мин-татар баласы» республикакүләм рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, комиссия әгъзалары һәм килгән кунаклар «ШАЯН ТВ» эшчәнлегенә югары бәя бирде! Тулырак мәгълүмат һәм фотолар shayantv.ru сайтында һәм каналның рәсми аккаунтларында.   Телеграм, ВКонтакте

24.03.2022
15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне

15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, нәрсәдер өмет итмичә дә эшләнгән матур гамәл. Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгә, назга, якын карашка, кайгы-хәсрәтне уртаклашуга яки шатлыкны бүлешүгә... 15 мартта ел саен Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую - барысы да игелек кылуга керәләр. Изгелек җыярга телибез икән, ясалма булмаган, чын күӊелдән игелек кылырга тиешбез дип уйлыйм. Шунлыктан, якыннарыбыздан башлап, һәрбер кешегә булган карашларыбызны яхшыга үзгәртеп, һәркемгә ихтирам белән карасак иде. Шуны истә тотыгыз: игелек кылу – көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Юкка гына борынгылар изгелек ит тә суга сал: балык белер, балык белмәсә халык белер димәгәннәр! Игелекле булыйк, дуслар!

15.03.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск