Яңалыклар

Җиһанда – яз!

Җиһанда – яз!

Яз килде! Кояш нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар көннән-көн кими. Кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле күңеллелек белән ага. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы үзе күңелле! Бар халык елга буена боз киткәнен карарга бара. Беренче чәчәкләр, умырзаялар баш калкыта! Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − сыерчыклар, кыр казлары кайта. Бар дөнья аларның шат җырына күмелә! Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз көченә керешә. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз айлары!

15.04.2022
«Балачак жыры»,  «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары чыгуына багышланган матбугат конференциясе

«Балачак жыры», «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары чыгуына багышланган матбугат конференциясе

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «Сәйлән» телефестивале җиңүчеләре альбомын тәкъдим итте. Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. Әлеге китапларда җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Җыентыкка өстәп, 1000 данә флешка дөнья күрде. Шулай ук махсус QR код буенча һәрбер җырның фонограммасын, видеоклибын да алып була. Онлайн версиясен shayantv.ru сайтында табып була. «Сәйлән» фестивале альбомына исә җиңүче исеменә лаек булган барлыгы 22 җырчы тупланды. Балалар җыентыкларга кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр һәм җыр укытучылары өчен зур ярдәмлек ролен үти. Очрашу кысаларында әлеге җыентыкларның әһәмияте, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, киләчәгебез өчен ныклы нигез әзерләве, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләләре күтәрелде. Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова җыентыкларның ничек тормышка ашырылуы, аларны ничек кулланып булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән һәрбер җырның гомере озын булыр, чөнки алар - тиз отып алына торган, балаларның тормышын, халәтен чагылдырган җырлар. Бу китапларда - безнең татар халкыбызның мирасы. Әлеге җыентыклар - балаларның да, әти-әниләрнең, укытучыларның да төп ярдәмчеләре». «Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла бу җыентыкларның авторлар, шагыйрьләр һәм композиторлар өчен файдалы булуы, татар телен саклау мәсьәләсендәге роле хакында сөйләде. «Хәзерге вакытта махсус балалар өчен язылган җырлар табу авыр. Аларга җыр язу аеруча да кыен, дип уйлыйм мин, чөнки әлеге җырлар гади дә, мәгънәле дә булырга тиеш»,- дип үз фикерен белдерде танылган язучы. Кунаклар арасында жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин, Биектау районының Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Галиуллина Гөлнара Илдар кызы да бар иде. Сәгыйть Муллануров исә очрашуга: «Бу җырлар - татар җыр сәнгатенең киләчәге»,- дип йомгак ясады. Конференция тагын да кызыклы сораулар белән үрелеп барды, ә инде ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре Әминә Әхмәтҗанова һәм Кәрим Галиев башкаруында «Мин татарча сөйләшәм» җыры яңгырады. Телеканалның курчагы Шаян да үзенең чыгышы белән сөендерде, кунакларның күңелен күрде. Очрашу бәйрәм рухында, җылы, дустанә атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды! Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

14.04.2022
Табигать - безнен йортыбыз

Табигать - безнен йортыбыз

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Без табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, яши алмыйбыз. Безгә су, һава, азык, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә шәфкатьле булырга тиешбез. Кешеләр җәйге көндә кояш чыгуын, күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агувын күреп сөенәләр. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, зыян китермичә яшәргә тиешбез. Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Чиста сулы елгаларны пычрата, урманнарны кисә, чүп ташлый. Без моны булдырмаска, табигатькә ярдәм итәргә тиешбез. Ял иткәч, чүпләрне җыеп ташларга, кошларны-җәнлекләрне ашатырга кирәк. Чөнки табигать безгә матурлык кына бирми. Без аның байлыкларыннан күп кулланабыз. Яшәү өчен бөтен нәрсәне аннан алабыз. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - безнең рухи дөньябызны баета.    

13.04.2022
12 апрель – Космонавтика көне!

12 апрель – Космонавтика көне!

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста раслаган вакыйга булып уза. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан әлеге тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза.   Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз!

12.04.2022
Ә син рәхмәт әйтә беләсеңме?

Ә син рәхмәт әйтә беләсеңме?

«Рәхмәт» сүзен еш әйтәсеңме? Әлеге сүзне без яхшылыкка җавап итеп әйтәбез. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа «рәхмәт» дисең икән, син аңа үзеңнең йөрәк җылыңны бирәсең дигән сүз. Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә. Кемгәдер булышып, «рәхмәт» ишетү бәхет хисе тудыра. Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая. Ишетүченең дә кәефе күтәрелә. Ул да шуннан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә. Бу сүз кеше күңелен йомшартырга сәләтле. Телебездә «рәхмәт»тән дә ешрак әйтелә торган кадерле сүз юктыр. Ул сүзнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатларга кирәк. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит өлкәннәр. Кешеләр рәхмәт сүзе аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм яхшы тойгылар уяталар. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә җылы сүзләр генә әйтик!  

08.04.2022
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк, дуслар!

07.04.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск