Яңалыклар

Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Кышның беренче көнендә яңа мультсериал!

Һәрвакыт ниндидер яңа гаҗәеп әйберләр уйлап таба торган хайваннар компаниясе турында мавыктыргыч «Ачышлар шәһәре» мультсериалы кышның беренче көненнән эфирга чыга! Җәнлекләр һәрдаим файдалы әйберләр эшләргә һәм үз шәһәрчегендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта уңышсызлыклар да аларны туктатмый, чөнки геройлар хаталарның уңышка ирешү юлында кечкенә генә адымнар булуын яхшы беләләр! Кишер шәһәрчегендә яшәүчеләр искечә яшәргә күнеккәннәр. Алар шәм яндыралар, мичкә утын ягалар. Ләкин барысы да көтмәгәндә үзгәрә, куян Хопнер кишерне ягулыкка әверелдерә торган махсус машина уйлап таба! Хәзер шәһәрдә яңа тормыш башлана, ә Хопнер исә шәһәр мэре була. Бервакыт Кишер шәһәрчегенә Кит исемле төлке килә. Кит вегетариан булып чыга һәм куяннар белән тукланмый. Җирле халык Кит белән дуслашырга тели, ә Хопнер аңардан көнләшә һәм яхшы төлкенең уникаль идеяләрен урларга тырыша! Алга нинди вакыйгалар буласын, 1 декабрьдән алып, дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:00 һәм 19:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карап белә аласыз!  

30.11.2022
«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК»  бәйрәм концерты гөрләп узды!

«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты гөрләп узды!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына быел 4 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерләде! 25 нчы ноябрь көнне үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концертын оештырды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чара башлангачы иcә кунакларга «ШАЯН ТВ» һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнгән «Балачак җыры», «Яраткан шигырь», «ШАЯН Әлифба» проектлары һәм «Татар балалар җыены» прграммасы тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы «Сәйлән» IV балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышлары, һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барды. «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Алар арасында: Зәйнәб Фәрхетдинова, Илгиз Мөхетдинов һ.б. йолдызлар урын алды. Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы статуэткаларына ия булдылар! Моннан тыш, концерт кунакларын үзенчәлекле күңел ачу программасы һәм «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары һәм блогерларыннан күп төрле иҗади сюрпризлар сөендерде. YouTube эшчәнлеген күрсәтү, «ШАЯН ТВ» каналының Сарман, Казан шәһәренең «Адымнар» күп телле мәктәбе һәм Димитровград шәһәреннән булган филиаллары һәм TV-блогерлар белән очрашу оештырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та килде. «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларыбызны кайнар алкышларга күмделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!        

26.11.2022
Ял көннәрендә «Хайваннар патшасы» мультсериалын карагыз!

Ял көннәрендә «Хайваннар патшасы» мультсериалын карагыз!

Ял көннәрендә «ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Хайваннар патшасы» мультсериалы! Көчле арыслан җәнлекләр патшалыгы белән идарә итә алырлык варис эзли. Яңа хакимнең роленә ике кандидат бар: бозылган, узынган шаһзадә һәм яхшы күңелле ишәк - Мангу. Мангуның эш тәҗрибәсе бөтенләй булмаса да, ул үзенең җиңә алачагына оптимистик рухта ышана. Мангу патшалыкта иң югары дәрәҗә алырга хыяллана. Кечкенә шәһәрдә туган һәм ярлылыкта үскән ишәк беркайчан да байлыкны тормышта төп кыйммәт дип санамый. Әтисе аны һәрвакыт хыялланырга һәм үз хыяллары өчен көрәшергә өйрәтә. Тәхеткә таба барганда Мангу төрле авырлыклар һәм киртәләр белән очрашачак. Чын күңелдән ышанган тугры дуслары исә аңа бу юлда ярдәмгә киләчәкләр! Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!      

25.11.2022
Әкият илендә: «Төлке белән Аю»!

Әкият илендә: «Төлке белән Аю»!

Бервакыт Төлке белән Аю юлда калач табып алганнар. Урман йортына кереп, калачны урталай бүлгәннәр: яртысы —Аюга, яртысы Төлкегә тигән. Төлке үз өлешен шундук ашап бетергән. Ә Аю кабып кына караган да соңрак ашарга калдырган. Йокларга яткан болар. Аю хырылдый башлауга, Төлке аның өлешен дә ашап куйган. Төнлә Аю уянган. Калачын ашарга теләгән. Әмма аннан җилләр искән. Аюның бик каты ачуы килгән. — Болай булгач, мин сине ашыйм, Төлке, — дигән. — Гаеплемен, абзыкаем, синең алда. Ашасаң ашарсың инде. Әмма минем итем пешергәч тәмлерәк була, — ди икән Төлке. — Мич кабызырга ут юк ич! — Әнә бит ут, — дип, айга күрсәтә икән Төлке. — Ул ут бик биектә ич, алып булмый. — Биеген биек тә соң, әнә теге чыршы башына менсәң алып була! Мен, абзыкаем, курыкма, — дип үгетли моны Төлке. Аю кулына чыра тота да чыршы башына үрмәли. Чыраны айга сузып карый, буе җитми. — Ныграк үрел, абзыкаем! — дип өйрәтә Төлке тегене, җирдән торып, — әз генә үреләсең калды. Сикер, сикер, шундук җитәсең! Аю Төлкене тыңлап сикергән икән, чыршы башыннан түбән тәгәрәгән. Әз генә үлми калган, ә Төлке табанын ялтыраткан.                                                                                                                                                                               Мари халык әкияте          

23.11.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск