Яңалыклар

Юлбарыслар көне!

Юлбарыслар көне!

Бүген Халыкара юлбарыслар көне билгеләп үтелә икән! Шул уңайдан, бу җәнлек белән күбрәк танышып китик! * Юлбарыс тәнендәге кара сырлар йонында гына түгел, ә тиресендә дә бар. Әгәр юлбарысның йонын алсаң, вакытлар узу белән, ул тагын шундый ук булып үсәчәк. * Юлбарысның кара сырлары уникаль булып тора, ул аларның һәрберсенә үзенә генә хас. * Аларның иң актив вакыты – иртә һәм кич белән. Көндез алар күбрәк ял итә. * Юлбарыслар судан курыкмый һәм бик яхшы йөзә. * Төнлә әлеге җәнлек начар күрә, гәрчә аларның күзләре кешенекенә караганда алты тапкыр яхшырак булса да. * Юлбарыс 6 метрга кадәр озынлыкка сикерә ала, ә биеклеккә сикерүе 5 метрга җитә. * Алар үз корбаннарына арттан һөҗүм итүне өстен күрәләр, чөнки болай иткәндә алар кача алмыйлар. * Иттән кала юлбарыс үсемлек һәм җиләк-җимеш белән дә туклана. * Аның гомер озынлыгы уртача 26 ел.  

29.07.2022
Үзеңне тикшер!

Үзеңне тикшер!

Дуслар, берничә көн элек без сезгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иткән идек. Бүген шуларның җаваплары белән уртаклашабыз. Белдегезме икән? Үзегезне тикшереп карагыз әле! Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште.                                (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.                                    (Чия) *** Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.                                                                (Карбыз) *** Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.                                                                            (Шомырт) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.                       (Җир җиләге) *** Озын, яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә.                                   (Кыяр) *** Үзе йомры – ай түгел, Төсе сары – май түгел, Койрыклы тычкан түгел.                              (Шалкан) *** Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга керсә, төчкертә.                                   (Борыч)                                      

28.07.2022
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга ашык!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үткәрә торган «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Ашыгыгыз! Премиаль фонд 1000 000 сум. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Милләтебезнең йөзен билгеләүче мондый чарадан читтә калмагыз!  

27.07.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск