Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә.  Премиаль фонд 1000 000 сум. Бәйге татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезнең йөзен билгеләүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз! Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Нигезләмә Катнашучы анкетасы

01.06.2022
«Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы!

«Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы!

Бүген балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 3 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде. Менә ул җиңүче җырлар исемлеге: 1. «Сабантуй бүген бездә» җыры Авторлар: Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе 2. «Токмач кисәм» җыры Авторлар: Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе 3. «Әнием - иң газиз кешем» җыры Авторлар: Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе 4. «Бие әле» җыры Авторлар Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе 5. «Дусларың күп булсын» җыры Авторлар: Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе Һәр җиңүчегә 50 000 күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә. Әлеге чара ШАЯН Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Милли уеннар, күңелле җыр-биюләр башкарылды. Мәртәбәле кунаклар да балаларга кушылды. Алга таба бәйрәмне бүләкләү тантанасы дәвам итте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! Хәзер әлеге җырларның аларның безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр! Ә канат куярга «ШАЯН ТВ» булыша! Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын! Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

01.06.2022
Чираттагы концерт!

Чираттагы концерт!

Бүген Тимер юлчылар мәдәният сараенда «ШАЯН ТВ» каналының чираттагы «Балачак җыры» концерты үтте! Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Аны Казанның гимназия-мәктәп укучылары тамаша кылды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкарды. Чакырылган кунаклардан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, РОО «Татарстан – яңа гасыр» югары советы Башкарма комитеты рәисе Тарханова Алсу Абдрахманов кызы балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Курчакларыбыз исә тамашачыларыбызның күңелен күрде. Концерт искиткеч күңелле үтте! Барлык карарга килгән балалар да шатлык хисләре белән өйләренә таралышты!

31.05.2022
Иртәгә бәйрәм!

Иртәгә бәйрәм!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп бәйрәм чаралары әзерли! Саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен 11:00 сәгатьтә без сезне Казан Кремле янында көтәбез! Бездән сезнең өчен шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр көтелә. «ШАЯН ТВ» геройлары белән фотосессия да узачак. Килегез! Күңелле булачак! Шулай ук бәйрәм уңаеннан «ШАЯН ТВ» Вконтакте төркемендә дә бәйге оештыра һәм уенчыклар уйната! Аның нәтиҗәләре нәкъ тә менә 1 июнь көнне билгеле булачак! Катнашып калырга, бүләкләр отарга ашык! Өйдә утырырга яратучы тамашачыларга исә «ШАЯН ТВ» каналы үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы әзерли. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә! Ә иң зур буләк - «ШАЯН ТВ» каналыннан татар дөньясына махсус балалар өчен язылган өр-яңа 5 җыр! 11:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең 3 нче сезонының җиңүчеләрнен бүләкләү тантанасы үтәчәк! Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. 1 июнь көнне мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеле булачак. Бүләкләүгә балалар тормышында зур роль уйный торган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләр җыелачак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе җиңүчеләрне бүләкләячәк. Кыскасы, бар яклап та бәйрәм булачак! Шулай итеп, ШАЯН ТВ» каналы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм 1 июнь көнен күңелле итеп уздырырга чакыра! «ШАЯН ТВ» белән бергә бул, телне саклау – менә безнең юл!  

31.05.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск