Яңалыклар

Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Җәй - ел фасылының иң матур, бөтен җиһан ямьгә төренгән чагы. Июнь — ул чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар чәчәккә күмелә. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып туеп булмый. Бу айда бал кортлары да армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда ниндиләре генә үсми аларның. Җәй буе хуш исле лаләләр, розалар, кашкарыйлар, лилияләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз, аларга карап сокланабыз, ләззәт алабыз, чөнки чәчәкләр җанга рәхәтлек бирәләр, күңелебезне күтәрәләр. Иң гүзәл чәчәкләрнең берсе - роза чәчәге. Гөлчәчәкне роза дип йөртү борынгы римлылардан калган, диләр. Безнең көннәргә кадәр үк гөлчәчәкне «чәчәкләр патшасы» дип йөрткәннәр. Роза — тропик якларга хас булган үсемлек. Моннан 4000 еллар элек аны Вавилонда, Иранда күпләп үстергәннәр. Аннан соң гөлчәчәк башка илләргә дә тарала башлаган. Нинди генә халык һәм ил булмасын, һәркайсында гөлчәчәк — халыкның иң яраткан чәчәге. Аны Алла бүләгенә тиңләгәннәр. Ул хәзер дә үз кыйммәтен югалтмый. Ислемайлар җитештерүдә дә гөлчәчәк кадәр киң кулланылган тагын нинди үсемлек бар икән? Розаны нәзберек гөлләр рәтенә кертәләр. Ул кояш нурлары төшә торган, ачык, әмма җилсез урынны ярата, ләкин корылыкны «җене сөйми». Җәен бу гөлгә суны күп сибәргә кирәк. Шулай ук иртә-кич җылымса су бөркү яхшы. Гөлчәчәк - төрле авыруларга да дәва. Аның согын төрле мазьларга кушалар. Порошогын бал белән кушып, авыз эче бозылганда файдаланалар. Чәчәген уып, баллы су белән эчеп, тән температурасын төшерәләр. Аннан төрле майлар да ясыйлар. Әлеге хуш исле чәчәкләр белән ләззәтләнеп калырга өлгерик!

28.06.2022
«Балачак җыры»ның бишенче концерты!

«Балачак җыры»ның бишенче концерты!

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концертлар циклының бишенче концерты үтте. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Монда Казанның мәктәп укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырларны яңгыраттылар. Мөхтәрәм кунаклардан бәйрәмдә Россия кооперация университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстанның халык артисты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин, «Бердәм Россия» Партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма секретаре, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы әгъзасы Ольга Михаил кызы Воронова да бар иде. Концертны карарга килгән тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән дә фотога төшә алды. Алар балалар белән уйнадылар, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр! Бу юлы Казан кооперациясе университетының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларга багышланган иде. Биредә «Батырлар Аллеясы» китабы тәкъдим ителде. Басмада Татарстанның hәр районы уз каhарманын таба ала. Алар арасында сугыштагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучылар, композиторлар, гомумән, фронтның алгы сызыгында көрәшкән каһарман якташларыбызның кыскача биографиясе белән танышырга мөмкин. Бәйрәм бик эчтәлекле, җанлы, искиткеч булды! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!

21.06.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск