Яңалыклар

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

Бүген, 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән «Орел» рус хәрби кораблендә күтәрелгән. Ул яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен «Орел»ны төзегән голландияле тәкъдим иткән дигән сүзләр дә бар. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!        

22.08.2022
Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе

Бүген Яшел Үзәннең М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицеенда Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы - «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз». Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Әлеге чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Кунакларны мәгариф өлкәсенә караган проектлары белән таныштырды. «ШАЯН Әлифба» проекты мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек ролен үти, кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып тора. Аны инде укытучылар актив рәвештә кулланалар. Проект белән shayantv.ru сайтында танышырга була. «Балачак җыры» җыентыкларына исә «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесендә җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Балалар әлеге китапка кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора.          

19.08.2022
«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә. Премиаль фонд 1000 000 сум. Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Очрашу кысаларында әлеге бәйгенең әһәмияте, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүе, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше кебек мәсьәләләр күтәрелде. Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова быел «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә телевизион проект буларак нинди яңалыклар керүен, аның татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә нинди роль уйнавы хакында фикерләре белән уртаклашты: «ТАТАР СҮЗЕ» – ул бренд. Анда катнашу – зур дәрәҗә. Быел әлеге бәйге телевизион проект статусын алгач, ул киңрәк аудиториягә күрсәтеләчәк. Безнең максатыбыз – татар сүзен зур мәйданга чыгару. «ШАЯН ТВ» каналы да үсеп килүче буынны туган телнең тәмен белергә, татар телен үстерергә, әдәби мирасыбызны барларга һәм киләчәктә үз юлын табарга өнди, шул рухта тәрбияли. Яңа телевизион кадрлар, нәфис сүз осталары әзерләүдә «ШАЯН ТВ»ның роле зур. Быел бәйгенең безгә тапшырылуы – ул безнең өчен зур бүләк. Һәр кеше татар сүзен яхшы, үтемле итеп әйтә белергә тиеш». «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин сүзнең мәгънәсе, бүгенге көндә нәфис сүз башкаручыларның аз булуы, ә бу бәйгенең шушы кытлыкны бераз булса да тутыруы һәм талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына үсеш баскычы булып торуы хакында сөйләде. «Сүзнең аның, әлбәттә, бик тирән мәгънәсе бар. Ул сакраль феномен дип тә әйтергә була. Сүз ул бик зур көчкә ия. Аның белән рәнҗетергә була, юатырга була. «ТАТАР СҮЗЕ»нең дә мәгънәсе шунда. Без үзебезнең туган ана телебезне татар сүзе аша сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әгәр дә шигырь аша, җырлар аша татар теле яңгырый икән, димәк, без яшибез дигән сүз!»,- дип үз фикерен белдерде ул. Кунаклар арасында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимулла улы Хафизов, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Рәшит кызы Әдиятуллина да бар иде. Алар конкурсның таләпләре белән якыннанрак таныштырды. «Бәяләүгә килгәндә, иң төп критерий – үзеңнең сүзеңне җиренә җиткереп әйтә белү, аның бөтен мәгънәсен аңлап, татар сүзенең аһаңен ирештерә алу. Татар әдәбияты – ул бик киң, диңгез кебек. Эзләнсеннәр, чумсыннар, йөзсеннәр»,- дип пресс-конференциягә йомгак ясады танылган артист Ирек Хафизов. Очрашу чын дустанә атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул бик нәтиҗәле булды! Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

18.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск