Яңалыклар

«Дино төркеме» мультсериалы иртәгәдән кабат эфирда!

«Дино төркеме» мультсериалы иртәгәдән кабат эфирда!

Робот-динозавриклар командасы гаделлек сагында тора! Кыю Ти-Рекс, уйчан Том, сөйкемле Вики һәм кечкенә Пин, әлеге шәһәрчеккә бергә киләләр һәм җирле тормышка ияләшәләр. Монда һәрвакытта да тыныч булмый - даими рәвештә супергеройлар өчен эшләр барлыкка килеп тора. Ти-Рекс, Том, Вики һәм Пинның бер-берсен бик яхшы тулыландыралар. Дусларның командада яхшы уйнаулары гына җитмәгән, алар һәрвакыт үзара ярдәм итешеп яшиләр. Бу роботларның һәркайсы төрле-төрле машиналарга әверелә белә: Ти-Рекс – узыша торган машинага, Том - үзбушаткычка, Вики - һава мендәрендәге катерга, Пин исә – очкычка. «Дино төркеме» иртәгәдән кабат эфирда! Әлеге мультсериал сезне якты төсләр һәм күңелле вакыйгалар дөньясына җәлеп итәчәк. Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

12.01.2023
Качышлы уйнау көне!

Качышлы уйнау көне!

Ә сез качышлы уйнарга яратасызмы, дуслар? Бүген кышын качышлы уйнау көне билгеләп үтелә икән! Бәйрәмнең тарихы ерак тарихка барып тоташа. Элек качышлы уйнау көнен зурлап билгеләп үткәннәр. Борынгы заманда кешеләр салкыннан качсаң,   кышны хәйләләп була дип уйлаганнар. Аларның ышануына караганда,   кыш җиңелчә киенгән кешеләрне   күрсә, тиз китә, үзенең урынын язга бирә, имеш. Шуңа күрә бабаларыбыз 9 гыйнварда толыпларын салып, юка киемнәрдән генә калганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр, ягъни кышны аптырашка калдырырга теләгәннәр. Качышлы уенын балалар да, олылар да яратып уйнаган. Бәйрәмгә алдан әзерләнә башлаганнар. Таулар ясаганнар, өйләрне җыештырганнар, кояш символларын файдаланып, йортларны бизәгәннәр. Әлеге йолалар барысы да - вакыт барышын үзгәртергә һәм җәйне якынайтырга ярдәм итә дип саналган.

09.01.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск