Яңалыклар

Үзеңне тикшер!

Үзеңне тикшер!

Дуслар, берничә көн элек без сезгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иткән идек. Бүген шуларның җаваплары белән уртаклашабыз. Белдегезме икән? Үзегезне тикшереп карагыз әле! Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште.                                (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.                                    (Чия) *** Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.                                                                (Карбыз) *** Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.                                                                            (Шомырт) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.                       (Җир җиләге) *** Озын, яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә.                                   (Кыяр) *** Үзе йомры – ай түгел, Төсе сары – май түгел, Койрыклы тычкан түгел.                              (Шалкан) *** Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга керсә, төчкертә.                                   (Борыч)                                      

28.07.2022
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесендә катнашырга ашык!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үткәрә торган «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Ашыгыгыз! Премиаль фонд 1000 000 сум. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында. Милләтебезнең йөзен билгеләүче мондый чарадан читтә калмагыз!  

27.07.2022
Җәйне «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәр!

Җәйне «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәр!

Җәйнең иң рәхәт, иң кызу чагы! Җәйге яллар дәвам итә. Һәр көннең кадерен, һәрбер мизелнең ямен, тәмен белеп каласы килә! Без сезгә берничә файдалы киңәш тә әзерләп куйдык! * Тәмле-тәмле сый-нигъмәтләр өлгергән чак: җиләк, чия, карлыган, төрле-төрле җимешләр, яшелчә. Быел уңыш бигрәк тә мулдан. Витаминнар туплап калырга өлгер! Бу – бер генә вакыт! * «ШАЯН ТВ» каналы саф һавада физик күнегүләр ясарга чакыра. «Тиззарядка» тапшыруына кушылып, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз! Урамда телевизор юк, әмма каналны онлайн һәм үзегезгә уңайлы вакытта «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналыннан да карарга була! Җылы көннәрдән файдаланып кал! Бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма! * Көннәр бик кызу тора. Мондый көннәрдә өйдә бераз ял да итәсе килә. «ШАЯН ТВ» каналы премьералар белән сөендерүен дәвам итә! Берсеннән-берсе гаҗәеп мультсериаллар, мавыктыргыч документаль фильмнар, кызыклы тапшырулар һәрберегезнең күңеленә хуш киләчәк! * Социаль челтәрләрдә вакытыгызны дөрес һәм кызыклы итеп үткәрәсегез киләме? Алайса «ШАЯН ТВ» каналының Вконтакте, Telegram, Rutube һәм YouTube каналларына кушыл! Кызыклы уеннар, викториналар, бәйгеләрдә катнаш, истәлекле бүләкләр от! * Ә иң мөһиме – җәйгә планлаштырылган иң матур уй-хыялларыңны тормышка ашыр!

25.07.2022
Кайтабыз да китәбез!
Балалар редколлегиясе

Кайтабыз да китәбез!

Дуслар, сезнең игътибарыгызга алып баручыбыз Илназ Абдрахмановның искиткеч матур шигырен тәкъдим итәбез! Кайтабыз да китәбез! Укулар тәмамлангач, Каникуллар башлана. Кайтабыз без авылга Чупрәле якларына.     Бер дәү әнием – Чатказда Икенчесе – Чынлыда. Җәй буе ике авылда, Кунак булабыз шунда. Шундый рәхәт авылда Йөгерәбез, чабабыз. Велосипедлар белән Болыннарга чыгабыз.   Җәйнең үткәнен шулай Сизмичә дә калдык без. Авылның матурлыгын Күңелләргә салдык без.   Ул авыллар бигрәк матур, Әти-әнием үскән. Хәтфә кебек яшел үлән, Капка төбенә җиткән.   Иртән торып каз бәбкәсе Сакладык без чирәмдә. Дәү әниләр шатлангач, Рәхәт булды бигрәк тә.   Баян тартып кичләрен Җырладык без, хисләнеп. Каникуллар тиз уза шул, Сизмәдек тә үткәнен. Печәнен дә җыйдык без, Эскертләргә өйдек без, Балык тоттык инештә, Кызындык без кояшта. Казанны да сагындык, Без анда туып устек, Авылдан көч җыеп менә Инде шәхәргә киттек.   Исән-сау булсын әбиләр Сызламасын аяк-куллары! Алар таза-сау булса, Тагын кайтырбыз без-оныклары!                    Илназ Абдрахманов

23.07.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск