Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае

30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1500 делегат һәм кунак чакырулы. Бүген исә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә корылтайның ачылу тантанасы, һәм Милли Шура утырышы үтте. Биредә 7 дискуссия мәйданчыгы эшләде. Делегатлар һәм мәртәбәле кунаклар съездның рәсми ачылышында катнаштылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләде. Күргәзмәдә оешманың тарихы, 30 ел дәвамында алып барган эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Анда төрле чорга караган фоторәсемнәр, документлар, татар халкының милли уен кораллары, киемнәре, зәркан эшләнмәләре тәкъдим ителде. Бу тарихи вакыйгада «ШАЯН ТВ» да катнашты. Чарада оештырылган түгәрәк өстәлдә массакүләм мәгълүмат чаралары үзләренең тәҗрибәләре, ирешкән уңышлары, нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Каналыбызның башкарма директоры - баш мөхәррире Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы «ШАЯН ТВ» белән якыннанрак таныштырды, проектларыбыз, эшчәнлегебез турында тулырак сөйләп чыгыш ясады.

01.08.2022
«Сәйлән» проектының ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле!

«Сәйлән» проектының ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле!

Тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең ДҮРТЕНЧЕ сезонының ярымфиналистлары билгеле! Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Менә ул бәхетлеләр исемлеге: 1)      Асылхуҗина Асылъяр Маратовна (Әлмәт) 2)      Галиуллин Сәет Айратович (Казан) 3)      Гатауллина Ләйлә Рафисовна (Әлмәт) 4)      Гимадеева Сафира Илнуровна (Чистай) 5)      Егорова Стелла Валерьевна (Биектау) 6)      Ишалина Адилә Рамиловна (Яр Чаллы) 7)      Камалов Самир Илнарович (Чистай) 8)      Михайлов Кирилл Александрович (Казан) 9)      Мортазина Әминә Тәүфиковна (Казан) 10)    Пугачев Иван Емельянович (Казан) 11)    Хәбибуллина Динә Ренатовна (Казан) 12)    Харисов Илназ Илнурович (Яр Чаллы) 13)    Хисамова Язилә Ниязовна (Яр Чаллы) 14)    Хөсәенов Рөстәм Рәхимҗанович (Казан) 15)    Чеботарева Элина Витальевна (Казан) 16)    Шакирова Зәлинә Илгизовна (Яр Чаллы) Бу катнашучыларыбызны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, ләкин алар өчен әле барысы да башлана гына! Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Әлеге 16 финалист мәртәбәле беренче урын өчен көч сынашачак. Бик тиздән, бу көздә үк сез аларны экраннарда күрә алачаксыз!  

01.08.2022
«Эра талантов»

«Эра талантов»

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Татарстанда региональ халык этномузыкаль җыр мирасын саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелә. Мондый проектларның берсе - «Талантлар эрасы». Бәйге Халыкара балалар һәм яшүсмерләрнең халык җырлары башкару фестивале булып тора.  Фестиваль 2 турда уза һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халык җырлары жанрында эшләүче иҗат коллективларын җыя. Беренче тур кысаларында жюри видеоязмалар буенча 60 коллективны икенче турга сайлап алачак. Әлеге катнашучылар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак. Фестиваль түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: халык җыры, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбле (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип. Фестивальдә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән eratalantov.ru сайтында танышырга була. Мондый чарадан читтә калмагыз! Катнашырга ашыгыгыз!

29.07.2022
Юлбарыслар көне!

Юлбарыслар көне!

Бүген Халыкара юлбарыслар көне билгеләп үтелә икән! Шул уңайдан, бу җәнлек белән күбрәк танышып китик! * Юлбарыс тәнендәге кара сырлар йонында гына түгел, ә тиресендә дә бар. Әгәр юлбарысның йонын алсаң, вакытлар узу белән, ул тагын шундый ук булып үсәчәк. * Юлбарысның кара сырлары уникаль булып тора, ул аларның һәрберсенә үзенә генә хас. * Аларның иң актив вакыты – иртә һәм кич белән. Көндез алар күбрәк ял итә. * Юлбарыслар судан курыкмый һәм бик яхшы йөзә. * Төнлә әлеге җәнлек начар күрә, гәрчә аларның күзләре кешенекенә караганда алты тапкыр яхшырак булса да. * Юлбарыс 6 метрга кадәр озынлыкка сикерә ала, ә биеклеккә сикерүе 5 метрга җитә. * Алар үз корбаннарына арттан һөҗүм итүне өстен күрәләр, чөнки болай иткәндә алар кача алмыйлар. * Иттән кала юлбарыс үсемлек һәм җиләк-җимеш белән дә туклана. * Аның гомер озынлыгы уртача 26 ел.  

29.07.2022
Үзеңне тикшер!

Үзеңне тикшер!

Дуслар, берничә көн элек без сезгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иткән идек. Бүген шуларның җаваплары белән уртаклашабыз. Белдегезме икән? Үзегезне тикшереп карагыз әле! Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште.                                (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.                                    (Чия) *** Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.                                                                (Карбыз) *** Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.                                                                            (Шомырт) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.                       (Җир җиләге) *** Озын, яшел – түтәлдә, Сары, тозлы – кисмәктә.                                   (Кыяр) *** Үзе йомры – ай түгел, Төсе сары – май түгел, Койрыклы тычкан түгел.                              (Шалкан) *** Ашка салсаң, тәм кертә, Борынга керсә, төчкертә.                                   (Борыч)                                      

28.07.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск