Яңалыклар

Кулыбызга каләм алдык!

Кулыбызга каләм алдык!

19 октябрь көнне татар халкы дөрес язу осталыгын тикшерде. «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләрен https://www.diktant.tatar/ сайтыннан карап белеп булачак.  Быел дүртенче тапкыр уза торган акциядә 22 ил һәм 42 төбәк катнашты. «ШАЯН ТВ» каналы да мондый чаралардан читтә калмый. Чөнки безнең максат бер – барыбыз да туган тел сагында! Без Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 нче лицеенда язу осталыгын тикшердек. Диктант текстын каналыбызның башкарма директоры, баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова укыды. «Укытучылар, укучылар, мәртәбәле артистлар, диктант язарга килгән әти-әниләр каршында диктант текстын уку – зур җаваплылык. Мондый акцияләр күбрәк булсын иде. Телебезне саклауда алар әһәмиятле роль уйный. Безгә күбрәк татарча укырга, язарга һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» каналын карарга кирәк», – диде Рамилә Сәхабетдинова. Диктант язарга каналыбызның төп геройлары Шаян, Биби, башка алып баручылар, канал хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Дәүләт советы депутаты, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Г.Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов та килгән иде.  «Бу акциядә беренче тапкыр катнаштым. Күптәнге хыялым иде. Диктант язмаганга 20 елга якын вакыт узган. Менә бүген парта артына утыргач, кире мәктәп елларына кайткан кебек булдым. Җан рәхәтлеге кичердем. Укыганда яхшы билгеләргә генә яза идем. Бу юлы ничек булгандыр?! Шушы хисләрне кичерергә мөмкинлек биргән «ШАЯН ТВ» каналына рәхмәт! Мондый чаралар булганда, туган телебез яшәячәк. Бу бит очрашу, бергә җыелу өчен дә яхшы мөмкинлек», – дип фикерләре белән уртаклашты Алмаз Сабирҗанов.  177 лицейның татар теле укытучысы Миңлегөл Вафина да мондый чараларның узуына шатлануын җиткерде. «Беренчедән, без бер-беребезгә якынаябыз. Барыбыз да – укучы! Мәктәп елларына кайткан кебек булабыз. Быелгы текст та бик актуаль иде. Дөрестән дә, китапсыз милләт – киләчәксез милләт», – диде мөгаллим.  Роберт Миңнуллин әйткәнчә, без андыйлар түгел. 177 лицей базасында «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздырылган «Татарча диктант» акциясендә 100гә якын кеше катнашты. Һәркайсы чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Алар татарча язу осталыгын тикшереп кенә калмады, ә туган теленең киләчәгенә битараф түгеллеген дә дәлилләде.  Весь мир писал на татарском!

19.10.2019
«Сәлам, Актәпи»гә бәйге!

«Сәлам, Актәпи»гә бәйге!

Хәерле кич, дуслар! Без Г.Кариев исемендәге театр белән берлектә 27 октябрь көнне булачак «Сәлам, Актәпи» спектакле премьерасына 2 кешелек 2 чакыру билеты уйнатабыз.  1. @shaiantv һәм teatr_g.karieva instagram аккаунтына языл! 2. Пост астында комментарийда дусларыңны билгелә (чикләүсез)! Һәм без махсус программа ярдәмендә 24 октябрь җиңүчеләрне билгеләрбез.   “СӘЛАМ, АКТӘПИ!” СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫ!   26 һәм 27 октябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә Александра Сальникова пьесасы буенча «Сәлам, Актәпи!» спектакленең премьерасы була. Татар теленә Халисә Уразова тәрҗемә итте. Апрель аенда узган “Tamga” беренче режиссерлык лабораториясендә катнашкан әлеге спектакльнең эскиз версиясе тамашачыларда кызыксыну уятты, хәзер исә аның тулы куелышын күрергә мөмкин. «Сәлам, Актәпи!» — гадәти булмаган һәм җанга ятышлы, шартлылык традицияләрендә куелган камералы спектакльләрнең берсе. Төп һәм эпизодик геройлар урынына сәхнәдә тамашачыларга балачак истәлекләрен бәян итүче берничә персонаж катнаша. Аларның барысын да дүрт аяклы дус - этле булу хыялы берләштерә. Спектакль режиссеры – “Алтын битлек" театр премиясе номинанты, театр рәссамы, бэби-театр һәм курчаклар белән шөгыльләнүче Александра Ловянникова (Мәскәү). Аның эшләре Россия, Испания, Төркия, Хорватия, Эстония, Көньяк Корея һәм Казахстан фестивальләрендә катнаша. «Камера обскура» һәм «Мойры Петроградского района» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва ителә. "Минем беркайчан да татар телендә сөйләшүчеләр белән эшләгәнем булмады. Татар телендә спектакльне дә беренче тапкыр куям”, – ди режиссер.  

17.10.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск