Яңалыклар

Каникуллар файдалы үтсен!

Каникуллар файдалы үтсен!

30 октябрьдән Татарстан һәм Казан мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Рәхәт тә инде: дәрес әзерлисе юк, иртә тормасаң да була! Ләкин ялларны кызыклы һәм файдалы уздыруыгызны телибез, дуслар! Куркынычсыз итү өчен дә берничә киңәш бирәсебез килә. Беренчедән, караңгы хәзер тиз төшә, урамга эңгер-меңгердә ялгыз гына чыкмаска тырышыгыз. Кичке сәгать 10нан соң әти-әниегездән башка бөтенләй урамга чыкмагыз. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары даими рәвештә тикшереп тора. Бигрәк тә каникуллар вакытында бу мәсьәләгә игътибар көчәячәк. Икенчедән, өс киемендә яктылык чагылдыра торган элементлар булсын! Шушы гади генә әйбер дә зур фаҗигадән саклап калырга мөмкин! Гомумән, юл йөрү кагыйдәләре турында онытмагыз! Өченчедән, көндез өйгә кайтканда да, туры юл дип, гаражлар арасыннан, кеше йөрми торган аулак урыннардан үтмәгез! Су буйларында, урманнарда уйнарга ярамый! Дүртенчедән, өйдә ялгызыгыз гына калырга туры килсә дә, ут, газ, су җиһазлары белән сак кулланыгыз! Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз! Әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк! Бишенчедән, режимны саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару комачау итмәс! Һава торышына карап киенегез, саф һавада йөрергә тырышыгыз! Каникулларда да китап уку гадәтен саклагыз! Сәгатьләр буе телевизор һәм компьютер янында утырмагыз!  

31.10.2019
Иң акыллы якташыбыз!

Иң акыллы якташыбыз!

19 октябрь көнне «Что? Где? Когда?» телеуенының чираттагы чыгарылышында И.Жаркевич җитәкчелегендәге иң яшь команда тамашачыларны 6:0 исәбе белән җиңде. Бу 44 еллык җәйге тарихы булган клубның нибары икенче шундый җиңүе: уенчылар барлык сорауларга да дөрес җавап бирде. Бу тарихи уенда иң яхшы белгеч дигән җиңү таҗы һәм «Бәллүр атом» бүләгенә (сүз уңаеннан, инде өченчесен) 23 яшьлек Казан егете Денис Галиәкбәров ия булды. Ул берүзе өч сорауга җавап биреп, суперблицта җиңеп чыкты. Беренче тапкыр Денис Галиәкбәровка бөтенроссия күләмендә эрудит дигән дәрәҗә 2010 елда килә. Шул елны ул СТС каналында бара торган «Иң акыллы» дигән телешоуда кышкы-язгы сезонның чемпионы була. «Что? Где? Когда?» уенына юлны яшь егет Казан университетының Лобачевский исемендәге лицейда укыганда сала. Әлеге уку йорытнда шушы уенның үз командасы барлыгын белеп, тренировкага килә. Команданың башка әгъзалары яшь останың интеллектуаль тизлеген күреп, Денисны уен өстәле янына утырта. Яшь белгеч «Что? Где? Когда?» уенының бик күп турнирларында, шул исәптән Европа һәм дөнья чемпионатында катнаша. 2018 елның маенда Казан егете эләккән Иван Жаркевич командасы беренче тапкыр телевизион уенда көчен сынап карый. Команда җиңелә, әмма Денис Галиәкбәровка иң яхшы уенчы титулы һәм беренче «Бәллүр атом» бирелә. Шундый бүләкләргә ия кешеләрнең җыелмасы данлыклы Виктор Сиднев белән узган ел җиңүгә ирешә, ә Денис янәдән иң яхшы уенчы, дип билгеләнә. Жаркевич командасының чираттагы уены 19 октябрь көнне узды. Икенче раундта бөтерчек «суперблиц» бүлегенә күрсәтә. Уен кагыйдәләре буенча, өстәл янында бердән-бер уенчы кала, бер сорау урынына өчәү яңгырый, һәркайсына нибары 20 секунд вакыт бирелә. Бу уенда иң авыр сынау санала: командалар бик сирәк җиңә. Уенның бу катлаулы өлешен капитан Дениска ышанып тапшыра, ә ул һәр өч сорауга да дөрес җавап бирә. Әлеге тарихи уенда да иң яхшы белгеч дәрәҗәсе янәдән яшь Казан егетенә бирелү барыбыз өчен дә зур шатлык була! Мәгълүмат https://realnoevremya.ru алынды.

28.10.2019
Сәламәт кешегә көн дә бәйрәм!

Сәламәт кешегә көн дә бәйрәм!

Көзнең икенче ае да ахырына якынлаша. Бәбиләр чуагы да артта калды. Кояш та саран гына елмая. Туктаусыз яңгырлар, салкыннар, вируслы авырулар чоры башланды. Бу вакытны күпләр яратмый... Ләкин кәефсезләнергә ашыкмыйк әле. Һәр ел фасылының үзенә күрә матурлыгы бар бит! Сүз дә юк, җәен рәхәтләнеп кояш нурларында коенсак, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашасак, хәзер калын киемнәр киеп йөрибез. Актив ял өчен вакыт та җитми. Аеруча укучыларга авырга туры килә. Мәктәпләрдә кызу урак өсте: контроль эшләр, чирек ахыры якынлаша, койрыкларны да җыеп бетерергә кирәк. Ләкин алда көзге каникуллар көткәнен онытмагыз! Ә без сезгә берничә файдалы киңәш тә әзерләдек әле! ü көзгә тизрәк ияләшү өчен, туклыклы ризыклар ашагыз. Аларсыз организмга салкын һава торышына ияләшү авыр булачак, вируслы авырулар тиз бәреп керәчәк. ü туклану рационына боткалар, бөртекле икмәк, көрпәле ризыклар кертергә кирәк. Кипкән җиләк-җимешләр, чикләвекләр иммунитетны күтәрә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. ü Физик активлыктан да баш тартмагыз! Алар сәламәтлекне ныгыта, уку процессында ярдәм итә. Аң һәм физик йөкләнешне аралаштырырга гадәтләнсәгез, нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Тагын да яхшы укый башларсыз. ü Һава торышына карап киенегез. Салкын тидерү өчен, яңгырлы, җилле көнне җиңелчә генә киенеп чыгу да җитә. Башлык киеп йөрегез! Башны туңдыру аяныч хәлләргә – салкын тиюгә, баш авыртуга һәм чәч коелуга китерергә мөмкин. Үзегезне яратырга өйрәнегез! Бу киңәшләр сезгә генә түгел, әти-әниләрегезгә дә файдалы булыр! Сәламәтлегегезне саклагыз! Юкка гына, саулык – зур байлык, димиләр.

25.10.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск