Яңалыклар

«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

«Эра талантов» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә!

Дуслар, «Эра талантов» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Нибары ярты ай вакыт калып бара! Катнашырга ашыгыгыз! Әлеге Халыкара конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең халык җырларын башкару фестивале булып тора. Ул 2 турда уза һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халык җырлары жанрында эшләүче иҗат коллективларын үзенә туплый. Беренче тур кысаларында мәртәбәле жюри видеоязмалар буенча 60 коллективны икенче турга сайлап алачак. Әлеге катнашучылар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак. Фестиваль түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: халык җыры, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбле (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип. Бәйгедә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән eratalantov.ru сайтында танышырга була. Барлык милләтләрне берләштерүче мондый зур чарадан сез дә читтә калмагыз!

12.08.2022
«Watch Car лигасы. Чемпионнар ярышы» эфирда!

«Watch Car лигасы. Чемпионнар ярышы» эфирда!

Киләчәк тормышта булачак уенчык машиналар югары ставкалы ярышларда көч сынаша. Әлеге турнирда катнашучыларга кыю, батыр йөрәкле Джино да үзенең акыллы дусты BlueWill белән кушылачак. Аларны трассада беренчелек өчен генә түгел, бөтен WatchCar лигасын саклап калу өчен дә көрәш көтә. Джино җиңү турында хыялланыр иде, әмма әлегә ул барлык ярышларда да тырышып катнаша һәм гади уенчы булып кына кала. Аның белән бергә тамашачылар WatchCar турнирларында катнашу мөмкинлеге бирә торган хыялга һәм дөньякүләм популярлыкка юл нинди тырышлыклар таләп итүен беләчәкләр. Киләчәкнең югары технологияләре, көндәшлек рухы һәм гап-гади геройларның уй-хисләре турында «Watch Car лигасы. Чемпионнар ярышы» мультсериалын карап беләчәксез! Дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында кара!

11.08.2022
Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне!

Бүген – Бөтендөнья китап яратучылар көне! Галимнәр фикеренчә, китаплар укып, баш миен гел эшләтеп торган очракта фикерләү сәләте арта. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Алдагы фикерләр сезгә аз гына булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр. * Китап уку сүзлек байлыгын арттыра. Укыганда без, яңа сүзләр очратып, аларны үз сөйләмебездә куллана башлыйбыз. * Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше дөрес, матур итеп сөйләргә өйрәнә. * Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. * Уку стрессны киметә. Ул тынычландыру үзлегенә ия. * Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без баш миен эшләтәбез. * Китап уку альцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк очрый. * Китап уку картаймаска ярдәм итә. Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. * Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар илһам чыганагы булып тора. * Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, яхшы гына йоклап китәчәксез.  

09.08.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск