Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Әлеге чарада 400 гә якын педагог, мәгариф бүлеге вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре катнашты. 27-29 июнь көннәре дәвамында съездда катнашучылар экскурсияләргә, мастер-классларга, күргәзмәләргә, һәм тренингларга йөрделәр, педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Пленар утырышның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов бар иде. Бу чарадан «ШАЯН ТВ» каналы да читтә калмады. Каналның алып баручылары мөхтәрәм кунакларны зурлап каршы алды. «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын һәм «ШАЯН Әлифба» анимацион танып-белү сериалы күргәзмәсен тәкъдим итте. Әлеге проектлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Алар балаларга белем һәм тәрбия бирү, татар телен интерактив формада өйрәнү, аны саклау һәм үстерү мәсьәләсендә зур әһәмияткә ия. «ШАЯН Әлифба» сериалы кече яшьтәге балаларны җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә бирелгән мисаллар ярдәмендә балага алфавитны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Укучылар «Балачак җыры» җыентыгына кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр өчен зур ярдәмлек ролен үти, татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора. Шулай ук татар телендәге беренче балалар каналының төп геройлары Шаян һәм Биби килгән кунаклар белән аралаштылар, истәлекле фотолар ясадылар. Очрашу бәйрәм рухында, җылы атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды!              

29.06.2022
Игътибарлы булыгыз!

Игътибарлы булыгыз!

Дуслар, каникулларыгыз ничек уза? Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик! *Урамда бик игътибарлы булырга, машиналар йөри торган урыннарда уйнамаска кирәк! *Светофор булмаса, урам аркылы җәяүлеләр юлы аша чыгарга кирәк! *Светофорның яшел уты кабынганчы көтеп тор! *Якын-тирәдә машиналар булмаса да, юлны йөгереп чыкма, светофорның кызыл яки сары төсендә кузгалма! *Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан! *Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара! *Җәяүлеләргә тротуар буенча, уң яктан гына йөрергә ярый! *Әгәр синең яшең ундүрттән ким икән, велосипедта ишегалдында яисә махсус площадкаларда гына йөрергә рөхсәт ителә! *Трамвайга утыру өчен юлны трамвай туктап беткәч кенә чыгарга кирәк! *Тукталышта автобус һәм троллейбусны арттан, ә трамвайны алдан урап узарга кирәк!  

28.06.2022
Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Чәчәкләр – тормыш бизәге!

Җәй - ел фасылының иң матур, бөтен җиһан ямьгә төренгән чагы. Июнь — ул чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар чәчәккә күмелә. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып туеп булмый. Бу айда бал кортлары да армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда ниндиләре генә үсми аларның. Җәй буе хуш исле лаләләр, розалар, кашкарыйлар, лилияләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз, аларга карап сокланабыз, ләззәт алабыз, чөнки чәчәкләр җанга рәхәтлек бирәләр, күңелебезне күтәрәләр. Иң гүзәл чәчәкләрнең берсе - роза чәчәге. Гөлчәчәкне роза дип йөртү борынгы римлылардан калган, диләр. Безнең көннәргә кадәр үк гөлчәчәкне «чәчәкләр патшасы» дип йөрткәннәр. Роза — тропик якларга хас булган үсемлек. Моннан 4000 еллар элек аны Вавилонда, Иранда күпләп үстергәннәр. Аннан соң гөлчәчәк башка илләргә дә тарала башлаган. Нинди генә халык һәм ил булмасын, һәркайсында гөлчәчәк — халыкның иң яраткан чәчәге. Аны Алла бүләгенә тиңләгәннәр. Ул хәзер дә үз кыйммәтен югалтмый. Ислемайлар җитештерүдә дә гөлчәчәк кадәр киң кулланылган тагын нинди үсемлек бар икән? Розаны нәзберек гөлләр рәтенә кертәләр. Ул кояш нурлары төшә торган, ачык, әмма җилсез урынны ярата, ләкин корылыкны «җене сөйми». Җәен бу гөлгә суны күп сибәргә кирәк. Шулай ук иртә-кич җылымса су бөркү яхшы. Гөлчәчәк - төрле авыруларга да дәва. Аның согын төрле мазьларга кушалар. Порошогын бал белән кушып, авыз эче бозылганда файдаланалар. Чәчәген уып, баллы су белән эчеп, тән температурасын төшерәләр. Аннан төрле майлар да ясыйлар. Әлеге хуш исле чәчәкләр белән ләззәтләнеп калырга өлгерик!

28.06.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск