Яңалыклар

Суытты..

Суытты..

Кышның иң салкын көннәре башланды, дуслар! Республиканың күпчелек районнарында һава температурасы -38 градуска кадәр төште. Кышкы салкын көндә урамда озак йөрергә, бигрәк тә бер урында басып торырга туры килсә, аяк-кул бармакларының, колак очларының, борынның, битнең туңуы мөмкин. Андый вакытта кешегә беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиешбез. Беренчедән, өшегән кешене тиз арада җылыту чарасын күрергә кирәк. Туңган урыннарны җылы, йомшак әйберләр белән урап, өшегән кешене тиз генә җылыга кертергә. Якын-тирәдә андый җылы урын булмаса, учак ягып булса да җылыту, кайнар чәй эчерү бик мөһим. Җылы урынга керткәч тә туңган аяк-кулларны җылы суда җылытырга, спирт белән уарга һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга кирәк. Ә, иң мөһиме, калын киенеп йөрегез, дуслар. Алай эшләгәндә, салкыннар куркыныч түгел.        

09.01.2023
Гыйнвар нинди булыр?

Гыйнвар нинди булыр?

Гыйнвар - кышның икенче ае. Нәкъ менә әлеге айдан яңа ел башлана. Халыкта: «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы», - диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер. * Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый. * Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә. * Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була. * Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. * Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була. * Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын. * Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була. * Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. * Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. * Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр. * Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр. * Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма. * Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.  

06.01.2023
«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

30 декабрь көнне, Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында, «ШАЯН ТВ» каналы үзендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Эдуард Фәрид улы Хәйруллин җитәкчелегендә нәни хыялый Михаил Санталовны һәм аның әбисе Татьяна Марковнаны кунак итте. Кунакларны каналның төп герое Шаян һәм «ШАЯН ТВ» алып баручылары күңелле итеп каршы алдылар, алар белән бергә фотога төштеләр һәм нәни кунакның күңелен күрделәр. Экскурсия барышында алар «ШАЯН ТВ» каналы студиясе буйлап сәяхәт иттеләр, берсеннән-берсе масштаблы проектлар, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштылар, аралаштылар. Шулай ук дубляж студиясендә дә кунакта булдылар. Әлеге студиядә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр, популяр мультсериалларны тәрҗемә итү һәм төшерү серләренә төшенделәр. Моннан тыш, кунаклар «Болгар радиосы»на да сәяхәт кылдылар, радионың эшчәнлеге белән таныштылар. Акция кысаларында тагын бер хыялыйның теләге тормышка ашты. Каналның тугры тамашачысына Татарстан Республикасы Президентыннан ноутбук, йомшак уенчык, баллы бүләкләр, һәм «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

30.12.2022
Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

Яңа ел бәйрәменә яңа мультсериал: «Умка чыршы бәйрәмендә»!

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына бик күп Яңа ел бүләкләре әзерләде! Һәм ул сезне көн дә үзенең шәп премьералары белән сөендерә! Бүгеннән «Умка чыршы бәйрәмендә» мультсериалы эфирга чыга! Аю баласы Умканың тугры дусты барлыкка килә. Олылар аны каядыр еракка алып киткәч, Умка дустын бик сагына һәм аны эзләп табарга була. Максатына ирешү өчен кыю аю баласы вертолетта оча, поляр станциягә үтеп керә һәм кешеләргә охшаган аю балалары белән таныша. Ә аларның хәзер - Яңа ел чыршысы бара! Бәйрәм вакытында бигрәк тә үзеңнең яраткан якын кешеләреңне кочаклыйсы килә. Бу урында Умка үзенең зур сәяхәтенең ахырына якынлашуын аңлый... Акыллы аю баласы Умка турында мультсериал сезгә, һичшиксез, Яңа ел кәефе бүләк итәчәк! 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә телевизор экраннары каршында көтәбез!

29.12.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск