Яңалыклар

Җәйнең кыл уртасы!

Җәйнең кыл уртасы!

12 июль – керәшеннәрнең җәйге бәйрәме, Питрау көне. Җәйнең кыл уртасы дигән сүз. Борынгылар питрау җитте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәм җәй көненең чиге дип билгеләнгән. Халык аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Шулай ук Питраудан соң кошлар да сайравыннан туктый. Чыннан да, игътибар итеп карагыз әле, бу көнне нәкъ көндезге 12дә кошлар тынып кала. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр башлана. Питрауга кадәр җыеп киптерелгән дару үләннәре, чәчәкләр бик шифалы булып санала. Бүгеннән соң аларның шифасы бетә дигән ышану йөри. Мунча себеркесен дә бу көнгә кадәр әзерләсән, яхшы саклана. Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә; әгәр күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә дигән сынамышлар яши. Әйдәгез тикшереп карыйк әле! Бу көнгә булган ышанулар табигатьнең алга таба торышында нинди үзгәрешләргә китерер икән?

12.07.2022
«Шәҗәрә бәйрәме!

«Шәҗәрә бәйрәме!

Бүген Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узды. Чараның максаты гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калудан гыйбарәт. Бәйрәмдә татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән таныштылар. Кунаклар өчен бушлай мастер-класслар, төрле күңел ачу интерактивлары оештырылды. Программада алар өчен Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгыш ясады. Балалар Сабан туе да уздырылды. Фестиваль 21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак. Бу чарада «ШАЯН ТВ» каналы да үз тамашачыларын сөендерде. Нәни дусларыбыз өчен каналыбызның алып баручысы Руслан Хафизов төрле уеннар, флешмоблар үткәрде. Иң җитезләргә «ШАЯН ТВ» истәлекле бүләкләр өләште! Ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Кәрим Галиев башкаруында җыр яңгырады. Төп персонажларыбыз Шаян белән Мияуга да бик күңелле булды. Алар балаларны каршы алдылар, уйнадылар, шаярдылар-көлделәр, фотога төштеләр. Чын бәйрәм атмосферасы ясадылар!

08.07.2022
Главная Программа Видео Шортс Поиск