01.03.2023

«Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү озайтыла!

Авторлар һәм композиторлар өчен шәп яңалык! Күп санлы тамашачылар соравы буенча «Балачак җыры»  бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 мартка кадәр озайтыла! Димәк, сезнең әле 2 атна вакытыгыз бар!

Җырыгызны хит итәргә теләсәгез, ашыгыгыз! Тизрәк гариза юллагыз! Бүләкләр зурдан: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы!

Җырның текстын һәм көен [email protected] адресына җибәрегез. Бәйгенең шартлары буенча тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

Главная Программа Видео Шортс Поиск