Яңалыклар

Баш мие «уянып» китә...

Баш мие «уянып» китә...

Күпләр авыз ачып, иснәп утырган кешенең йокысы килә дип уйлыйлар. Бер яктан әлеге фикер дөрес.. Безнең баш мие яхшы эшләсен өчен, аңа күпмедер күләмдә һава кирәк. Ләкин кайбер вакытта: кысан бүлмәдә, дулкынландыргыч мизгелләрдә баш миенең һавага мохраҗлыгы арта һәм ул безгә “һава җитми” дип сигнал бирә. Шул вакыт без авызны ачып иснибез. Иснәгәннән соң безнең организмга өстәмә һава керә, шуннан соң безнең баш мие “уянып” , “иркен сулап” куя.               Күптән түгел галимнәр безнең ни өчен иснәгәннең тагын бер үзенчәлеген тапканнар. Кайбер вакытта безнең баш мие шуның кадәр тиз эшли башлый һәм аны әз генә суытырга кирәк була. Беләсеңме ул вакытта баш мие нишли? Дөрес, ул безгә һава суларга фәрман бирә. Белгечләр фикеренчә, иснәү организм өчен бик файдалы. Чөнки без өстәмә һава сулап: организмы тынычландырабыз, баш миен әз генә булса да суытабыз, упкәләребезнең эшен дә җиңеләйтәбез, шулай итеп кәефебезне дә күтәрәбез. Шуңа күрә белгечләр иснисең киләгән вакытта тыелып тормаска куша.  Әйдә, рәхәтләнеп бер иснәп ал әле...

26.11.2018
«Ни өчен» - тешләрне чистартырга кирәк?
Популяр яңалыклар

«Ни өчен» - тешләрне чистартырга кирәк?

Сәлам, синән сорыйсым килә, сиңа да әти-әниең шулай эшләргә, болай эшләргә кирәк дип әйтәме? Ә син алар әйткәнне тыңламыйча киреләнәсеңме? Туктале, син шундый кирлемән мени? Дустым, әти-әниләр безгә һәр вакыт яхшылык кына тели. Менә мәсәлән, алар безгә иртә-кичен тешләрне чистартырга кушалар. Ә син беләсеңме ни өчен тешләрне чистартырга кирәк икәнне? Белмәсәң, белеп кал! Ашаганнан соң безнең теш араларында ризыклар качышлы уйнап калалар. Ә аларның кайберләре шундый шәп итеп качалар, хәтта күпмедер вакыт узгач онытылып шунда да калалар. Шул вакыт аларның кәефләре төшә һәм алар кайгыдан карала, чери башлыйлар. Шаян ризык кисәкчәләре явыз бактерийларга әвереләләр һәм безнең тешләрне җимереп, безнең тешләргә хуҗа булырга телиләр. Алар башта безгә начар ис белән һөҗүм итәләр. Ә аннары инде безнең тешләрне үзләренең саргылт ташлары белән буяп, басып алырга телиләр. Ә кайбер явыз бактерийлар тешнең үзәгенә үк кереп аларны эчтән дә җимерергә сәләтле. Брр, ничек итеп теш сызлаганы искә төште. Юк мин тешемнең авыртуын һәм аны явыз бактерийлар басып алуын теләмим! Әгәр синдә дә андый хәл булуын теләмәсәң, иртән йокыдан торгач һәм кич йокларга ятыр алдыннан тешләреңне чистарт! Әгәр ашаган саен авызыңны су белән чайкатсаң, кич тешләреңне чистартсаң, бактерийлар һөҗүмендә сиңа ике- өч тапкыр җиңелрәк булачак. 

20.11.2018
Президентыбыз Шаянны бик яратты...
Канал яңалыклары

Президентыбыз Шаянны бик яратты...

 Безгә бәхеттән канатлар үсеп чыкты. Беләсеңме, ни өчен? Беренчедән, кичә, 12 ноябрь көнне, балалар өчен тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» каналы ачылды. Туган көнебез белән котларга иң көтелгән кунак - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм абый Миңнеханов үзе килде. Икенчедән, кызыклы сәхифәләргә бай shayantv.ru сайты үз эшен башлап җибәрде. Сайтыбызга кереп, син тапшыруларны туры эфир аша карый аласың. Өстәвенә, кызыклы уеннар уйнау мөмкинлеге дә бар. Видеокәрәзгә кереп исә мавыктыргыч мультфильмнар, тапшырулар карый аласың. Ә хәзер бергәләп туган көн мизгелләрен барлыйк. Шаян белән Биби президентыбызны бераз дулкынланып, әмма зур түземсезлек белән көтте. Ә менә зуррак алып баручылар өчен канал ачылу кебек тарихи вакыйгада катнашу икеләтә җаваплылык өстәде. Әлеге көн алар өчен зур, бик зур мөмкинлек ача. Рөстәм абыйны студия белән таныштырдык, кызыклы тәҗрибәләр ясап күрсәттек, җырлы батл оештырдык. Президентыбыз Шаянны бик яратты, аны үзенең инстаграмына да урнаштырды. Шаяннар барлыгы 10 805 лайк җыйды.  «ШАЯН ТВ» каналында сезнең өчен мавыктыргыч тапшырулар, кызыклы мультфильмнар һәм сериаллар күрсәтеләчәк. Шунысы сөендерә, бу канал тапшыруларында без үзебез дә катнаша алабыз.  «ШАЯН ТВ» каналына озын гомер телибез!

13.11.2018
Главная Программа Видео Шортс Поиск