22.05.2024

Татарстанга җәй кайчан килер?

Көннәр җылытты, тик эссе көннәр озак сакланырмы? Җәй кайчан килер һәм нинди булыр? Татарстанда климат буенча җәй 26-27 майда башланыр дип көтелә.

Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура 15 градуска җитәчәк. Кыраулар төшмәс, кыска вакытлы яңгырлар явып үтүе ихтимал дип, фаразлыйлар. Тик температура төнлә 4 градуска кадәр төшәргә мөмкин, әмма кырау көтелми.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, июнь аенда кояшы да, яңгыры да – барысы да үз урынында булачак. Июльдә эссе һәм коры һава торышы көтелә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск