23.05.2024

Бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Мәктәпне тәмамлаучы укучылар өчен иң җаваплы чор - бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Бүген исә алар туган телдән имтихан тапшыра. Татарстанда быел аны 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы тапшыра.

Казаннан дүрт, Түбән Кама, Әтнә, Мөслим районнарыннан бер чыгарылыш укучысы туган телдән имтихан бирә. Узган ел туган телдән имтиханны 8 кеше тапшырган, өченче ел бу күрсәткеч 1 укучыны гына тәшкил иткән.

9 сыйныфта исә туган телне сайлау буенча 4 046 бала тапшырачак. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2 685 укучыга күбрәк.

БДИ тапшыру 23 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итә. Имтихан нәтиҗәләре 6 июньнән 26 июньгә кадәр билгеле булачак. Бүген, беренче имтихан көнендә химия, география, әдәбият һәм туган телдән имтиханнар уза. Укчыларга камил акыл, тел ачкычлары һәм уңышлар телибез!

Главная Программа Видео Шортс Поиск