Үзәк чыршы ачылышы!
24 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы узды.
Кунаклар өчен биредә кызыклы концерт программасы оештырылды, танлыган артистлар чакырылда.
Әлеге чарадан Беренче татар балалар каналы да читтә калмады. Бәйрәмгә килүчеләр өчен, «ШАЯН ТВ» мәйданчыгында викториналар һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде. Балалар белән бергә каналыбызның төп геройлары да ял итте.