26.07.2021

Сорауларга җавап!

Безнең редакциябезгә «Мин татар баласы» бәйгесе турында сораулар еш килә. Шул сәбәпле, без сезнең өчен кыскача инструкция ясарга булдык.

Нинди номинацияләр каралган?
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк:                  

«Иң яхшы рәсем»

«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр»

Яшь чикләве бармы?

һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган:

7-10 яшьлекләр

11 – 15 яшьлекләр

Ничек катнышарга?

Shayantv.ru сайтындагы катнашучы гаризасын табарга, тутырырга һәм электрон почтага җибәрергә

Рәсемнәр өчен: [email protected]

Кул эшләре өчен: [email protected].

Кайчанга кадәр катнашып була?

Барлык гаризалар 15 сентябрьга кадәр кабул ителә!

Главная Программа Видео Шортс Поиск