Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен.

«ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен.

Әкияттәге «Аладдинның» оча торган җәймәсе бар, убырлы-карчыкның оча торган себеркесе, ә менә безнең «ШАЯН ТВ» каналы агентының... Кызык, безнең Агентыбызның нинди тылсымлы әйберсе бар икән? Миңа калса аның яшерен сәләте бар. Ул ««ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен, мин уйлаган җирдә пәйдә булыйм» - дип әйтсә,  шул җирдә күз ачып йомганчы барлыкка килә. Башкача аның төрле җирләрдә бер үк вакытта булуын аңлатып булмый. Менә күптән тугел минем янда иде, ә 1 секундтан ул инде Яшел Үзән шәһәрендә. Ул анда 3 гимназиядә кунакта булган.  Әлеге гимназия укучылары ни өчен безнең каналның төп геройлары Шаян белән Биби дигән сорау белән янганнар. Ә безнең тылсымлы көчкә ия Агентыбыз аларның барлык сорау җавап биреп кайткан. Әлеге укучылары безнең агентны бик сөенеп каршы алсалар, озаткан вакытта бер дә җибәрәселәре  килмичә торганнар.  Фотомизгелләр

25.02.2019
Әни ясады

Әни ясады

Бердәнбер күзе яшел төскә буялган светофорның борын төбендә үк сары төстәге машина тора. Ул үзе әллә ни зур түгел, бераз джипны хәтерләтә. Аның артыннан зәңгәр, кызыл карандаш белән ясалган башкалары бер-бер артлы тезелгән. Ни йөртүчеләре, ни юлчылары күренмәгән машиналар өстеннән летчиксыз гына вертолет “оча”. Әллә нинди сәер рәвешләргә кергән болытлар арасыннан яшел күзле, өчпочмак борынлы һәм алагаем килбәтсез авызлы кояш өстән аска карап елмая. Дөресрәге, эре тешләрен күрсәтеп ыржая. Күршем әле идәндә аунап яткан әлеге рәсемгә, әле аның авторы улыма карады. Берничә секунд рәсемне өйрәнгәч, малайны бик тә мавыгып башка бер картина иҗат итүеннән аерды. – Рөстәм, үскәнем, ну ясап та куйгансың! Кояшның тешләрен каян күрдең? – Әй, аны бит әни ясады! – Әни? – Кояшны әни ясады... Улым идәнгә чәчелеп яткан карандашларын җыя башлады, Айвар янда гына Фәйзи бабай карчыгы утырганын да онытып күзләремә төбәлде. Балама мультфильмнардагы якты нурлар чәчеп торган ягымлы кояшны ясамыйча, үзем дә абайламастан, куңелемдәгесен төшергәнмен шул. Күршем хәзер менә шуны сизгәндәй җиде бик астындагы күңелемне ыржайган кояш аша үтәли күргәндәй итте. Аның ирләрчә кочагына алып – юатып иркәлисе килү теләген яшерә алмый, йотып карап торуыннан кызлар төсле оялгандай күзләремне аска төшермәдем. Чөнки бу мизгелдә эчке халәтем ясалма кыланулардан бик еракта иде. Кояшымны елмайтырга омтылучы да бар икән лә! Билләхи, минеке бул дисә булыр идем. Һәм аның алдында чишенүемне күз алдына китердем. Кинәт бары бер караш тудырган уйларымнан сискәнеп, карчык сизеп ала күрмәсен дип, аш бүлмәсенә таба атладым. Бердәнбер качу юлы шул иде. Һич кенә дә бу гөнаһлы уйларны “бәбиләтергә” ярамый... Гаҗәп, нигә соң әле мине бу мизгелдә тән шәрәлеге куркытмый? Дини булуым да, горурлыгым да чишенү турында уйлаудан тарсынмый... Югыйсә күптән түгел яулыкны гына салырга куштылар – салмадым. Айзирәк Гәрәева

25.02.2019
Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. «ШАЯН ТВ» каналы Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!! Ә сез Шаяннар, әтиләрегезне, бабайларыгызны һәм абыйларыгызны бу бәйрәм белән котладыгызмы?

23.02.2019
Ташбака - ул нинди хайван?

Ташбака - ул нинди хайван?

Сәлам, дустым! Сезнең игътибар иткәнегез бармы: кайвакыт әкренрәк хәрәкәтләнә башласаң, «син ташбака кебек» дип әйтәләр. Ә чынлыкта исә ташбакалар бер дә әкрен йөрмиләр икән. Кыскасы, бик үзенчәлекле хайван алар. Сезгә дә берничә кызыклы факт тәкъдим итәм: 1.     Ташбакалар дөньяда кешеләр барлыкка килгәнче үк булган. Алар коры җирдә дә, шулай ук сулыкларда да яшиләр. 2.     Борынгы ташбакаларның хәтта тешләре булган. 3.     Бер ташбаканың авырлыгы 700-900 кг җитә ала. 4.     Агулы ризыклар ашаганга, ташбакаларның үзләренең ите дә агулы була. 5.     Кайбер ташбакалар 100 елдан артык та яши. 6.     Алар кешенең йөзен истә калдырырга сәләтле. 7.     Ташбакалар, Антарктидадан кала, бөтен материкта да яши. 8.     Суда яшәүче ташбакаларның тизлеге сәгатенә 30-35 км га җитә ала. 9.     Сазлыкта яшәүче ташбакалар исә 4-5 ел буена бер дә ашамыйча торырга мөмкиннәр. 10.   Эре диңгез ташбакалары дельфиннарның телен аңлыйлар. Бу эксперимент һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә исбатланган. 11.   Йомырка салгач, ташбакалар бу турыда бөтенләй оныталар. Алар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, безнең «ШАЯН ТВ» каналда баручы «Паола һәм аның дуслары» турындагы сериалны карагыз.

21.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск