Яңалыклар

Татар телен саклыйлар!

Татар телен саклыйлар!

Сәлам, бүген сезне татар телебезне саклап калырга тырышучы бер төркем белән таныштырасыбыз килә. «Гыйлем» — татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт тарата торган проект. Ул актуаль һәм хакыйкый фәнне популярлаштыра, төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен тиешле шартлар тудыра. Проектны «Гыйлем» берләшмәсе һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алып бара. Татар телендә фәнни-популяр ресурс әзерләү идеясе соңгы елларда еш яңгыратылды. Бу юнәлештә эшли башлаган кайбер интернет-чаралар да әзерләнгән иде. «Гыйлем» берләшмәсе исә Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оешкан һәм хәзерге вакытта үскәннән үсә, дөньяның төрле төбәкләренә кадәр барып җитә. «Гыйлем» ул — йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары һәм китаплар, галимнәрне, аспирантларны һәм студентларны җитди темалар турында татарча сөйләштерүче лекторий һәм һәркемне елмайта торган бренд продукциясе. Әлеге төркем ярым фәнни идеяләр, шарлатаннар уйлап чыгарган ялган теорияләр чәчәк аткан заманда чынбарлыкка туры килә торган мәгълүматның кадере арта. Без абруйлы чыганакларга нигезләнгән, белгечләр тарафыннан тикшерелгән язмалар гына урнаштырырга омтыла. Ә иң мөхиме әлеге проект тарафыннан әзерләнгән һәрбер язма татар милләтенә файда китерә, материаллары саф татар телендә.  Сайтылары: http://giylem.tatar http://giylem.pro

01.03.2019
Татарлар өчпочмак пешерәләр һәм «Дулкыннар» га баралар

Татарлар өчпочмак пешерәләр һәм «Дулкыннар» га баралар

Безнең татар халкы нәрсәләр эшләргә ярата? Тәмле итеп өчпочмак һәм бәлеш пешерергә, биергә, җырларга, матур итеп шигырь сөйләргә һ.б. Татарларга хас булган сыйфат – алар беркайчан үз тарихын онытмыйлар, үзләренең язучылары, артистлары һәм күренекле шәхесләре истәлеген төрле чаралар, бәйрәмнәр оештыралар. «Идел» яшьләр үзәгендә һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгында чып-чын татарлар эшләгәне күренеп тора. Алар 6 март көнне 15:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында XIV Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесенең Гала-концертын уздыралар. Әлеге шигъри-музыкаль кичәдә иҗатка, сәнгатькә гашыйк яшьләрнең чыгышларын күрергә, җиңүчеләрнең исемнәрен ишетергә мөмкин булачак. Бәйгенең максаты – күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Синең инде әлеге Гала-концертка барасың килгәнне күрәм. Димәк синең белән: Кайчан – 6 март Ничәдә – 15:00 Кайда – Казан шәһәре, Петербург ур., 55б йортта күрешәчәкбез. Килми калма, бергәләп татар телен саклыйк! «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә булганың өчен рәхмәт сиңа!

28.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск