20.07.2025
Бүген торт пешерәбез!
Торт – ул гади генә тәм-том түгел, ә чын бәйрәм символы. Ел саен 20 июльдә күп илләрдә Халыкара Торт көнебилгеләп үтелә.
Торт һәрвакыт шатлыклы мизгелләр белән бәйле: туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә, туйларда табын түрендә ул гел була. Торт кешеләрне бергә җыя, күңелләрне күтәрә һәм чараны тагын да истәлеклерәк итә.Тортлар төрле була: шоколадлы, баллы, җиләкле, каймаклы, катлы-катлы, хәтта бозлысы да бар! Аларны төрле төстәге кремнар, җимешләр, чәчәкләр, бәллүрләр белән бизиләр. Һәркем үзенә ошаганын сайлый ала.
Торт көне кайдан килгән?
Бу бәйрәм әле күптән түгел генә барлыкка килгән. Аның төп максаты – кешеләргә дуслык, җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итүнең мөһимлеген искә төшерү. Төп шигаре – «I cake you», ягъни «Мин сине торт белән сыйлыйм» дигән сүзләрне аңлата. Бу көнне концертлар, остаханәләр, торт күргәзмәләре, уртак чәй эчүләр уздырыла.
Торт көнен ничек бәйрәм итәргә?
Менә кайбер кызыклы фикерләр:
Гаилә белән бергә торт пешереп карагыз. Үзегезнең уникаль рецептыгызны уйлап чыгарыгыз
«Хыялдагы торт»ны рәсем итеп ясагыз – ул бөтенләй гадәти булмаска да мөмкин
Торт темасына уеннар, викториналар, кызыклы сораулар әзерләгез
Уенчык дусларыгыз белән чәй табыны оештырыгыз.
Кызыклы факт
Дөньяда иң зур торт АКШта пешерелгән. Аның авырлыгы 50 тоннага якын булган, һәм ул бер шәһәр халкына җиткән!
Бу матур көндә дусларыңны, туганнарыңны сөендер һәм берәр тәмле торт пешереп аша!