18.07.2025

Җәйнең яртысы үтте: тагын ниләр эшләп өлгерергә була?

Кичә генә каникуллар башланган кебек иде, ә бүген инде – җәйнең уртасы. Тик моңа борчылырга кирәкми: алда тагын бер ай тулы кояшлы көннәр, күңелле маҗаралар һәм яңа ачышлар көтә. Димәк, тагын бик күп нәрсә эшләп өлгереп була!

1. Бер кызыклы китап укы

Җәй – сәяхәтләр вакыты. Ә китап –  иң зур маҗараларга илтүче юл. Урамда яңгыр яуса да, китап сине джунглиларга, диңгез буена яки серле замокка алып бара ала. Нинди китап укырга белмәсәң – әти-әнидән, апа-абыйлардан яисә китапханәдәге ападан сора.

2. Үз кулларың белән нәрсә дә булса эшләп кара

Рәсем яса, табигатьтән җыелган әйберләрдән панно эшлә, пластилиннан бакча төзе, конструктордан шәһәр җый – җәй ул иҗат өчен иң шәп вакыт! Хәтта гади бер тартма да зур корабкага әйләнергә мөмкин.

3. Күбрәк хәрәкәт ит

Җылы көннәрне өйдә утырып уздырма. Урамга чык, велосипедта, самокатта йөр, туп уйна, сикер, йөгер, хәрәкәтле уеннарда катнаш. Бу сине көчле, сәламәт һәм шат итә.

4. Яңа нәрсәләргә өйрән

Әлегә кадәр лимонад ясап караганың юкмы? Яисә үз кулың белән бутерброд әзерләгәнең юкмы? Кораб ясап, аны суга җибәрергә теләк бармы? Кич белән йолдызларга карап утыру да күңелле шөгыль!

5. Игелекле эшләр башкар

Җәй – яхшылык кылу вакыты. Бабайга бакча сугарырга булыш, ишегалдында тәртип урнаштыр, кошларга җим салып кара, кечкенә эне-сеңлеңә әкият укып бир. Кечкенә генә булса да, һәр яхшы гамәл күңелне җылыта.

6. Җәйне истә калдырырга тырыш

Фотога төшер, дәфтәргә истәлекләр яз, рәсем яса, кызыклы хәлләрне теркәп бар. Җәй ахырында: «Мин бу җәйне онытмам!» – дип әйтерсең.

Һәр көнең җәй төсле булсын – тәмле, кызыклы һәм яңа тәэсирләргә бай. Җәйнең яртысы артта дип түгел, яртысы әле алда дип карыйк.

Син ниләр эшләп өлгердең, ә ниләрне әле эшләп карарга телисең? Вакыт бар – җәй дәвам итә!

Главная Программа Видео Шортс Поиск