18.07.2025
«АНЮТА» хәйрия фонды бездә кунакта булды!
Бүген «ШАЯН ТВ» телеканалында бик күңелле һәм җылы очрашу узды – кунакка «АНЮТА» хәйрия фонды вәкилләре, балалар һәм аларның әти-әниләре килде.
Балалар һәм ата-аналар студиянең кызыклы атмосферасына чумып, әңгәмәдә катнаштылар, бүләкләр алдылар һәм онытылмас хис-кичерешләргә бай очрашу килеп чыкты!