17.07.2025
КАСТИНГ – катнашмый калма!
«ШАЯН ТВ» яшь хәбәрчеләр эзли!
Экранга эләгү турында хыялланасыңмы? Бу – синең мөмкинлегең!Әгәр син актив, кызыксынучан һәм камерадан курыкмыйсың икән – бездә синең өчен шатлыклы хәбәр бар! «ШАЯН ТВ» телеканалы 10дан алып 16 яшькә кадәрге егет-кызлар өчен кастинг игълан итә!
Әгәр син алып баручы булырга, чын студиядә эшләргә һәм бөтен Татарстанга (һәм аннан да читкәрәк!) кызыклы яңалыклар сөйләргә хыялланасың икән – катнашмый калма!
Кемнәрне көтәбез?
Без үз-үзенә ышанган, иҗади карашлы һәм кызыклы итеп сөйләп бирә белүче яшь хәбәрчене эзлибез.
Игътибар үзәгендә булырга яратасыңмы? Яңалыкларны күзәтеп барасыңмы? Кешеләр белән уртак телне тиз табасыңмы?
Димәк, бәлки нәкъ менә син – «ШАЯН ТВ» телеканалының яңа йөзе!
Кастинг ничек үтә?
1 нче этап – дистанцион (2025 елның 1 августына кадәр):1 минуттан артмаган видеоязма төшер – теләсә кайсы кызыклы яңалыкны креатив итеп сөйләп бир.
Курыкма, үзең бул, үзенчәлекләреңне күрсәт!
Видеоны төшергәч:
катнашучы анкетасын тутыр,
махсус сылтама аша гаризаны җибәр
2 нче этап – йөзмә очрашу (2025 елның 11–15 августында):
1 нче этапта сайлап алынган иң яхшы катнашучылар Казан шәһәрендәге «ШАЯН ТВ» студиясенә чакырылачак. Алар профессиональ жюри каршында чыгыш ясап, үзләрен күрсәтә алачак.
Җиңүчене нәрсә көтә?
Кастингта җиңүче:
- «ШАЯН ТВ» хәбәрчесе булачак,
- чын сюжетлар өстендә эшләячәк һәм эфирга чыгачак,
- телевидение һәм журналистика өлкәсендә үсеш өчен уникаль мөмкинлек алачак.
Бу – киләчәктәге медиа йолдызлары өчен зур башлангыч! Татарстанга һәм дөньяга үзеңне таныту мөмкинлеге!
Барлык сораулар буенча шалтыратыгыз: 8 (843) 570-50-33
Мөмкинлегеңне кулдан ычкындырма – видеоязма төшер, анкетаны тутыр һәм үз көчеңне сынап кара!
Бәлки, нәкъ менә син «ШАЯН ТВ»ның яңа йөзе булырсың!