16.07.2025
Роботлар да бәйрәм итә
Бүген – Ясалма Интеллект Көне
Бу бәйрәмне 16 июльдә билгеләп үтәләр, быел ул инде дүртенче тапкыр уздырыла.Ясалма интеллект, яки кыскача итеп әйткәндә, ЯИ – ул компьютерның кеше кебек уйлый, өйрәнә, хәтерли һәм иҗат итә белүе. Ясалма интеллект болай эшли ала:
- сорауларга җавап бирә,
- шигырьләр, әкиятләр уйлап таба,
- фотоларда кешеләрне таный,
- табибларга, укытучыларга, рәссамнарга һәм, әлбәттә, балаларга да ярдәм итә.
ЯИ кешеләрне алыштырмый, киресенчә – ярдәм итә. Мәсәлән, син рәсем ясыйсың, ә ЯИ аны тагын да матуррак итәргә киңәш бирә. Яки сиңа кич белән әкият тыңлыйсы килә – ЯИ нәкъ синең өчен әкият уйлап чыгара!
Кызыклы факт:
Бүген күп кенә балалар ЯИ белән дус кебек аралаша – табышмак соратырга, кызыклы тарих сөйләтергә, хәтта өй эшен эшләргә дә ярдәм сорый.
Ә безнең телеканалда ЯИ кулланылган махсус тапшыру да бар – «Бишек җырлары»!
Бу тапшыру өчен видеоларны без нейрон челтәрләр ярдәмендә ясыйбыз – ягъни рәсемнәр, анимацияләр акыллы программалар белән тудырыла. Шуңа күрә «Бишек җырлары»чыгарылышлары бик матур, җылы һәм әкияти.
Сылтама аша кереп карарга мөмкин.
Ә син ЯИ ярдәмендә нәрсә уйлап чыгарыр идең?