Яңалыклар

Казанда 9 һәм 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары өчен гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узды
Популяр яңалыклар

Казанда 9 һәм 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары өчен гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узды

Казанда ел саен үткәрелә торган гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе быел шәһәрнең якынча 200 мәктәбеннән 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларын берләштерде. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янында ачык һавада узды һәм меңләгән чыгарылыш укучысын җыйды. Концерт программасында яшь башкаручылар белән беррәттән Республика һәм Россия күләмендә танылган артистлар да чыгыш ясады. Сәхнәдә rebless, «хопелес» һәм «Дожди июня» төркемнәре, ВАНФИ һәм ЙОЛО чыгыш ясады. Татар музыкасын сөючеләр өчен Beku, «Дышать» һәм DJ Сөләйман үз иҗатларын тәкъдим итте. Кичәнең төп вакыйгасы исә «Моя Мишель» төркеменең концерты булды. Музыкантлар тамашачыларга иң популяр җырларын һәм яңа композицияләрен бүләк итте. Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен Казан шәһәре мэриясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәгариф идарәсе оештырды. Блогерларыбыздан обзор бик тиздән социаль челтәрләрдә!

26.06.2026
Татарстанда математика һәм рус теле буенча имтиханнар нәтиҗәләре расланды
Популяр яңалыклар

Татарстанда математика һәм рус теле буенча имтиханнар нәтиҗәләре расланды

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар рус теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләрен алды. Имтихан нәтиҗәләре 19 июньдә расланган алар белән рәсми сайтта танышырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат  җиткерә.  Быел рус теленнән имтиханны 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Уртача балл 66,66 тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән югарырак. Әлеге фән буенча 71 укучы 100 балл җыйды. Профильле математикадан БДИны якынча 9,6 мең укучы тапшырды. Уртача нәтиҗә 71,4 баллга җитте. Иң югары нәтиҗәгә — 100 баллга — 137 чыгарылыш сыйныф укучысы иреште.  Рус теле яки математика буенча нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр өчен өстәмә тапшыру көннәре 8 һәм 9 июльдә узачак. Әмма яңадан тапшырганда элекке нәтиҗә исәптән чыгарылачак. Куелган баллар белән килешмәүчеләр 23 һәм 24 июньдә апелляция бирә ала.

24.06.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск