Гамбургерның туган көне: дөньядагы иң популяр бургер ничек барлыкка килгән?
27 июльдә күп илләрдә Гамбургерның туган көнен билгеләп үтәләр. Ул инде күптән тиз һәм тәмле ризык символына, миллионлаган кешеләрнең яраткан ризыгына әверелде.
Тарихчылар фикеренчә, нәкъ менә 1900 елның 27 июлендә америкалы Луис Лессинг Нью-Хейвен шәһәрендә күмәч эчендәге кәтлиттән торган беренче заманча гамбургерны сата.
«Гамбургер» исеме Германиянең Гамбург шәһәре белән бәйле. Анда вакланган иттән әзерләнгән ризыклар киң таралган булган. Соңрак бу идея Америкага килеп җитә һәм гамбургерга әйләнә.
Бүген гамбургерның бик күп төрләре бар: сырлы, яшелчәле, тавык ите белән, балыктан һәм хәтта тулысынча үсемлек продуктларыннан әзерләнгән вариантлары да очрый. Аларны кафеларда да, өйдә дә пешерәләр.
Кызыклы факт: ел саен дөньяда миллиардлаган гамбургер ашала.