Популяр яңалыклар 25.07.2026

Казанны ял көннәрендә эссе һава торышы көтә: +32 градуска кадәр җылыта

Ял көннәрендә Казанда чын җәйге һава торышы сакланачак. Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 июль, шимбә көнне, һава температурасы +30…+32 градуска кадәр күтәреләчәк.


Көн үзгәрүчән болытлы булачак. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. 

26 июль, якшәмбе көнне дә эссе һава торышы дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми диярлек, ә көндез һава температурасы +30…+35 градуска кадәр җитәчәк.

Ял көннәрендә саф һавада ял итәргә җыенсагыз, күбрәк су эчәргә, баш киеме кияргә һәм көннең иң эссе вакытында кояш астында озак йөрмәскә киңәш ителә

Главная Программа Видео Шортс Поиск