«ШАЯН ТВ» сайтында «С.О.Б.Е.З.» мультсериалының премьерасы
«ШАЯН ТВ» сайтында яңа «С.О.Б.Е.З.» мультсериалы чыкты!
Мультсериалның төп геройлары — батыр һәм тату дуслар командасы. Алар бергәләп төрле авырлыкларны җиңәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр һәм катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын табалар. Һәр серия кызыклы маҗараларга, күңелле мизгелләргә һәм дуслык, ярдәмчеллек, җаваплылык турында мөһим фикерләргә бай.
«С.О.Б.Е.З.» мультсериалын shayantv.ru сайтында онлайн карагыз һәм яраткан геройлар белән яңа маҗараларга кушылыгыз!