«Тәпизаврлар» татар телендә!
Кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен шатлыклы хәбәр! 🎉 «ШАЯН ТВ» сайтында хәзер яраткан «Тәпизаврлар» мультсериалын татар телендә карарга мөмкин.
«Тәпизаврлар» — гаҗәеп дөньяда яшәүче динозаврлар турында күңелле һәм мавыктыргыч мультсериал. Алар дуслашалар, уйныйлар, яңалыклар өйрәнәләр һәм төрле маҗараларга юлыгалар. Һәр серия балаларга дуслык, ярдәмчеллек, батырлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли, ә кызыклы вакыйгалар аша тирә-як дөньяны танып белергә ярдәм итә.
Хәзер мультсериалны татар телендә дә карап була. Бу — яраткан геройлар белән күңелле вакыт үткәрү һәм татар телен җиңел, кызыклы итеп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
«Тәпизаврлар» мультсериалын shayantv.ru сайтында онлайн карагыз һәм яраткан геройлар белән яңа маҗараларга юл алыгыз!