Казан абитуриентлар иң күп сайлаган шәһәрләр арасында өченче урында
2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча Казан Россиянең иң популяр студент шәһәрләре өчлегенә керде. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматлары буенча, Республика башкаласы вузларына якынча 90 мең гариза тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора.
Россиядә бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү инде тәмамланды. «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы «Югары уку йортына онлайн керү» сервисы аша 1,3 миллионга якын кеше 4,3 миллион гариза юллаган. Бу барлык абитуриентларның якынча 94 проценты тәшкил итә.
Иң күп сайланган шәһәрләр исемлегендә шулай ук Екатеринбург, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Уфа, Краснодар һәм Томск бар.
Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр — инженерлык, педагогик белем бирү, информатика һәм исәпләү техникасы, мәгълүмати системалар һәм технологияләр.
Исегезгә төшерәбез, 27 июльдә вузларның рәсми сайтларында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында конкурс исемлекләре басылып чыкты. Хәзер абитуриентларга укырга керүгә ризалык бирергә кирәк.
Льготалар, олимпиада нәтиҗәләре һәм максатчан кабул итү буенча керүчеләр моны 1 август көнне Мәскәү вакыты белән 12:00гә кадәр, ә төп конкурс буенча катнашучылар 5 август, 12:00гә кадәр эшләргә тиеш.
Аннан соң «тынлык көннәре» башлана. Бу чорда гаризаны үзгәртү яки ризалыкны кире алу мөмкин булмаячак. Укуга кабул итү турындагы боерыклар 3 августта һәм 7 августта игълан ителәчәк.
Быел Россия вузларында 620 481 бюджет урыны каралган. Аларның 73 проценты төбәкләрдәге югары уку йортларына туры килә. Иң күп бюджет урыннары инженерлык, педагогика һәм медицина белгечлекләренә бүленгән.