Россия Мәгариф министрлыгы Белем көне – 2026 үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде
Россия Мәгариф министрлыгы 2026 елның 1 сентябрендә узачак Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәрне Россия төбәкләренә юллады. Документ мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен әзерләнгән. Быелгы бәйрәм чараларында Россия халыклары бердәмлеге елына аерым игътибар биреләчәк.
Беренче уку көненең төп темалары:
• Россия халыклары бердәмлеге;
• тарихи хәтерне саклау;
• патриотик тәрбия;
• буыннар дәвамчанлыгы һәм традицион кыйммәтләр.
Тантаналы линейкалар гадәттәгечә Россия Федерациясе дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару белән башланачак. Укучыларны һәм студентларны мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук хөрмәтле кунаклар сәламләячәк.
Министрлык бәйрәм чараларына Россиянең төрле халык вәкилләрен, күпбалалы һәм күп буынлы гаиләләрне, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, уңышка ирешкән чыгарылыш укучыларын, җәмәгать һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләрен чакырырга тәкъдим итә. Алар дуслык, үзара хөрмәт һәм тарихи хәтерне саклау турында чыгыш ясаячак.
Беренче сыйныф укучылары укытучылары һәм сыйныфташлары белән танышачак, ә беренче курс студентлары өчен кураторлар белән очрашулар, студент билетлары тапшыру тантаналары, остаханәләр һәм лабораторияләр буенча экскурсияләр, эш бирүчеләр һәм чыгарылыш укучылары белән очрашулар оештырылачак.
Белем көненә әзерлек вакытында иминлек мәсьәләләренә дә зур игътибар биреләчәк. Мәгариф оешмаларына тиешле инструктажлар үткәрергә, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык таләпләрен, керү режимын тәэмин итәргә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы һәм уңайлаштырылган шартлар булдырырга тәкъдим ителә.