Яңалыклар

Бүген — Җир җиләге көне: җәйнең иң хуш исле урман җиләгенә багышланган бәйрәм
Кызыклы фактлар

Бүген — Җир җиләге көне: җәйнең иң хуш исле урман җиләгенә багышланган бәйрәм

Ел саен 9 июль көнне табигатьне һәм урман җиләкләрен яратучылар Җир җиләге көнен билгеләп үтә. Бу рәсми булмаган бәйрәм җәйнең иң хуш исле һәм тәмле урман җиләгенә багышланган. Җир җиләге үзенең искиткеч тәме генә түгел, файдалы үзенчәлекләре белән дә билгеле. Аның составында С витамины, В төркеме витаминнары, фолий кислотасы, калий, магний һәм антиоксидантлар бар. Алар иммунитетны ныгытырга, йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итәргә һәм организмга эссе көннәрне җиңелрәк кичерергә булыша. Күпләр бакча җиләге белән җир җиләген бутый. Әмма җир җиләгенең җимешләре кечерәк булса да, аның хуш исе дә, тәме дә күпкә баерак. Шуңа күрә ул күпләр өчен чын җәй символы булып санала. Җир җиләген иртән, чык кипкәннән соң, кояш кыздырганчы җыю яхшырак. Җир җиләгенең яфракларыннан да хуш исле чәй пешерәләр. Җир җиләге көне — гаилә белән табигатькә чыгып ял итү, урманда саф һава сулау һәм җәйнең иң тәмле бүләкләренең берсе белән сыйлану өчен менә дигән мөмкинлек. 

09.07.2026
Мәктәп укучылары кайчан ял итәчәк?
Популяр яңалыклар

Мәктәп укучылары кайчан ял итәчәк?

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026–2027 уку елына мәктәп каникулларын оештыру буенча тәкъдимнәр юллады.  Министрлык тәкъдим иткәнчә, дүрт чирекле уку системасы буенча эшләүче мәктәпләрдә каникуллар түбәндәге вакытта үткәрелергә мөмкин: • көзге каникуллар — 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр; • кышкы каникуллар — 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр; • язгы каникуллар — 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр; • җәйге каникуллар — 2027 елның 27 маеннан 31 августына кадәр. Беренче сыйныф укучылары өчен февраль аенда өстәмә каникуллар үткәрү дә тәкъдим ителә. Алар балаларга мәктәп тормышына җайлашу чорын җиңелрәк узарга һәм уку йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк. Россия Мәгариф министрлыгында билгеләп үткәнчә, әлеге график тәкъдим итү характерын йортә. Шуңа күрә каникулларның төгәл башлану һәм тәмамлану көннәрен һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә раслый.

08.07.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск