Популяр яңалыклар 17.08.2026

Мәктәп укучысының эш урынын ничек дөрес оештырырга?

Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Роспотребнадзор киңәшләренә караганда, дөрес оештырылган эш урыны күзләргә һәм умыртка баганасына төшкән йөкләнешне киметергә, игътибарны сакларга ярдәм итә.


Берничә гади кагыйдә:
• 💡  Яктылык. Өстәлне тәрәзә янына кую яхшы. Уң кул белән язучыларга яктылык сулдан, сул кул белән язучыларга уңнан төшәргә тиеш.
• 💻 Монитор. Экранны бала каршына, күзләрдән якынча 60–70 см ераклыкта урнаштырырга кирәк.
• 🪑  Дөрес утыру. Арка урындыкка таяна, аяк табаннары идәндә тора. Җиһазлар баланың буена туры килергә тиеш.
• 👀  Тәнәфесләр. Якынча һәр 20 минут саен бераз ял итеп, хәрәкәтләнеп һәм күзләргә ял биреп алу файдалы.

Тулырак мәгълүмат — Роспотребнадзор сайтында.

Главная Программа Видео Шортс Поиск