Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россиянең өч төсле флагы — илебезнең төп символларының берсе.
Флагтагы ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрнең тарихы бик борынгы. Өч төсле флаг Пётр I заманында барлыкка килгән, ә 1991 елда ак-зәңгәр-кызыл флаг яңадан Россиянең рәсми дәүләт символына әйләнгән.
Бу көнне илнең төрле төбәкләрендә бәйрәм концертлары, флешмоблар, акцияләр һәм танып-белү чаралары уза. Россия флагы безгә илебезнең тарихын, мәдәниятен һәм бердәмлеген искә төшерә.
Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!