Кызыклы фактлар 07.08.2026

Барбоскиннарга ничә яшь? Бергәләп ачыклыйбыз

Роза, Дружок, Гена, Лиза һәм Малыш — бер гаилә балалары, ләкин алар барысы да төрле. Кемдер мода белән кызыксына, кемдер футбол турында гына уйлый, ә кемдер әле уенчыклар белән уйнарга ярата.

Ә Барбоскиннарның һәрберсенә ничә яшь соң?

Мультсериалда геройларның төгәл яше әйтелми. Шуңа күрә кечкенә тикшерү үткәреп карыйк: аларның кызыксынуларына, үз-үзләрен тотышларына һәм мәктәп тормышына игътибар итик.

Роза

Роза — Барбоскиннар гаиләсендәге балаларның иң өлкәне. Ул мода, матурлык белән кызыксына, тышкы кыяфәтенә игътибар бирә һәм популяр булырга хыяллана. Тимоханың да аңа күзе төшкән.

Боларның барысы да яшүсмер кыз тормышын хәтерләтә.
Безнең фараз буенча, Розага якынча 14–16 яшь.

Дружок 

Дружок спортны, бигрәк тә футболны ярата, видеоуеннар белән кызыксына һәм маҗаралар эзләп кенә тора. Ә менә уку аның өчен һәрвакыт беренче урында түгел.

Шул ук вакытта ул инде шактый мөстәкыйль: дуслары белән аралаша, спорт белән шөгыльләнә һәм проблемаларын еш кына үзе хәл итәргә тырыша.

Шуңа күрә Дружок урта сыйныф укучысына охшаган.

Безнең фараз буенча, аңа якынча 11–13 яшь.

Гена

Генаның белемнәренә генә карасаң, аны күпкә өлкәнрәк дип уйларга мөмкин. Ул физика, химия һәм башка фәннәр белән кызыксына, тәҗрибәләр үткәрә, фәнни китаплар укый һәм төрле әйберләр уйлап таба.

Ләкин Гена барыбер мәктәп укучысы — фәнне бик нык яратучы һәм сәләтле мәктәп укучысы.

Шуңа күрә аның белемнәре безне бераз ялгыш юлга кертергә мөмкин.

Безнең фараз буенча, Генага якынча 10–12 яшь.

Лиза

Лиза мәктәптә укый, җырчы булырга хыяллана, игътибар үзәгендә булырга ярата һәм еш кына абый-апалары белән җитәкчелек итәргә тырыша.

Шул ук вакытта аның Роза, Дружок һәм Генадан кечерәк булуы сизелә. Лиза еш кына өлкәннәргә үзенең инде зур булуын күрсәтергә тели.

Бу безгә тагын бер ишарә бирә.

Безнең фараз буенча, Лизага якынча 8–10 яшь.

Малыш 

Малыш белән бераз җиңелрәк. Ул — Барбоскиннар гаиләсендәге иң кечкенә бала.

Малыш уенчыклар белән уйнарга, рәсем ясарга ярата, абый-апаларына карый һәм алардан күп нәрсәгә өйрәнә.

Шуңа күрә ул әле мәктәпкәчә яшьтә яки мәктәп яшенә якынлашып килә дип фаразларга мөмкин.

Безнең фараз буенча, Малышка якынча 4–6 яшь.

Нәтиҗә нинди?

Барлык ишарәләрне бергә җыйсак, мондый нәтиҗә килеп чыга:

Роза — 14–16 яшь
Дружок — 11–13 яшь
Гена — 10–12 яшь
Лиза — 8–10 яшь
Малыш — 4–6 яшь

Ләкин серне тулысынча чишеп бетереп булмады. Мультсериалны иҗат итүчеләр геройларның төгәл яшен әйтмиләр. Шуңа күрә бу саннар — персонажларның холкына, кызыксынуларына һәм мультсериалдагы вакыйгаларга нигезләнгән безнең фараз гына.

Бәлки, Барбоскиннарның сере дә шундадыр: еллар үтә, яңа серияләр чыга, ә яраткан геройларыбыз һаман да бала булып кала!

Главная Программа Видео Шортс Поиск