Яңалыклар

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе – 2026: абитуриентлар өчен нәрсә үзгәрде?
Популяр яңалыклар

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе – 2026: абитуриентлар өчен нәрсә үзгәрде?

Тиздән Россия вузларында кабул итү кампаниясе старт алачак. 2026 елда уку йортларына керү тәртибендә берничә мөһим яңалык барлыкка килде. Алар документлар тапшыру системасына да, максатчан укытуга да кагыла. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматлары буенча, бакалавриат һәм специалитет программаларына документлар кабул итү 20 июньдә башлана. ЕГЭ нәтиҗәләре белән керүчеләр өчен документлар кабул итү, нигездә, 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң вузлар конкурс исемлекләрен бастырачак һәм студентларны кабул итү этабы башланачак. 2026 елгы кабул итү кампаниясенең төп даталары: • 20 июнь — документлар кабул итә башлау; • 25 июльгә кадәр — ЕГЭ нәтиҗәләре буенча керүчеләрдән документлар кабул итү; • 27 июль — конкурс исемлекләрен бастыру; • 3 август — өстенлекле категорияләр буенча кабул итү; • 7 август — төп кабул итү этабы. Документларны өч ысул белән тапшырырга мөмкин: • Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Вузга онлайн керү» сервисы аша; • шәхсән кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итеп; • почта аша. 2026 елда нинди үзгәрешләр бар? Төп яңалыкларның берсе — документларны онлайн тапшыру тәртибе белән бәйле. Хәзер вузлар үз сайтларындагы шәхси кабинетлар аша гаризалар кабул итми. Онлайн гаризалар өчен бердәм дәүләт сервисы кулланыла. Моннан тыш, 2026 елда Россия вузларында 620 меңнән артык бюджет урыны каралган. Максатчан укыту өчен исә 83 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Нәрсә үзгәрешсез калды? Кабул итүнең төп кагыйдәләре элеккечә саклана. Абитуриентлар, элеккеге кебек үк, берьюлы 5 вузга документ тапшыра ала һәм һәр вузда берничә белгечлек юнәлешен сайлый ала. Уку йортына кергәндә төп рольне ЕГЭ нәтиҗәләре уйный. Кайбер белгечлекләр өчен өстәмә иҗади яки һөнәри сынаулар да үткәрелергә мөмкин. Кабул итү кампаниясе — һәр чыгарылыш укучысы өчен мөһим этап. Шуңа күрә белгечләр алдан ук сайланган вузларның кабул итү кагыйдәләре белән танышырга һәм документлар тапшыруны соңгы көннәргә калдырырга киңәш итми.

08.06.2026
Казандагы VK Fest 2026 ничек үтте
Популяр яңалыклар

Казандагы VK Fest 2026 ничек үтте

7 июнь көнне Казанда җәйнең иң зур фестивальләренең берсе — VK Fest 2026 узды. «Казан» Гаилә үзәге янында кунакларны популяр артистлар чыгышлары, блогерлар белән очрашулар, спорт активлыклары һәм дистәләгән тематик мәйданчыклар көтте. Сәхнәдә Татьяна Куртукова, Дора, Вики Шоу, «Сироткин» төркеме, Клава Кока, Feduk һәм Zivert җырлары яңгырады. Бәйрәмгә татар вайбын Ришат Төхвәтуллин чыгышы өстәде.  Фестивальдә ТНВ холдингы да катнашты. Холдинг кунаклар өчен бөтен гаиләгә исәпләнгән зур интерактив мәйданчык әзерләде. Көн дәвамында биредә уеннар, конкурслар, балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу чаралары узды, фотозоналар эшләде, бәйрәм рухы бер минутка да сүрелмәде. VK Fest тагын бер тапкыр Казан халкын һәм шәһәр кунакларын берләштерде, ә ТНВ холдингы мәйданчыгы якты эмоцияләр, иҗат һәм күтәренке кәеф яратучылар өчен үзенә күрә җәлеп итү үзәгенә әверелде. Безнең мәйданчыкка килгән һәм бәйрәмне безнең белән бергә бүлешкән һәркемгә рәхмәт!

07.06.2026
Җәйге каникулларда Казанда бушлай кая барарырга
Популяр яңалыклар

Җәйге каникулларда Казанда бушлай кая барарырга

Җәйге каникулларда Казанда кая бушлай барып була? Балалар һәм яшүсмерләр өчен 7 кызыклы урын Җәй — саф һавада йөрү, яңа дуслар табу һәм күңелле хатирәләр җыю вакыты. Казан паркларында балалар, яшүсмерләр һәм гаиләләр өчен төрле бушлай чаралар уза: концертлар, спорт күнегүләре, кино, остаханәләр һәм фестивальләр. Каникулларны кызыклы үткәрергә ярдәм итәчәк урыннарны барладык. 1. Горки-Әмәт урманы Казанның иң популяр ял урыннарының берсе. Биредә спорт дәресләре, экологик акцияләр, иҗади очрашулар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Велосипедта йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм саф һавада ял итәргә мөмкин. 2. «Елмай» паркы Балалар өчен чын бәйрәм урыны. Җәй буе монда иҗади остаханәләр, ачык һавада кино күрсәтүләр, уен программалары һәм башка кызыклы чаралар үткәрелә. 3. «Кара күл» паркы Шәһәр үзәгендә урнашкан матур парк. Җәй көне монда музыкаль кичәләр, концертлар, китап бәйрәмнәре һәм мәдәни чаралар үтә. 4. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы Җәяү йөрергә, велосипедта йөрергә һәм шәһәр чараларында катнашырга яратучылар өчен менә дигән урын. Паркта фестивальләр, концертлар һәм төрле күңел ачу программалары оештырыла. 5. Урицкий паркы Гаилә белән ял итү өчен тыныч һәм уңайлы урын. Монда самокатта йөрергә, пикник ясарга һәм спорт чараларында катнашырга мөмкин. 6. «Крылья Советов» паркы Җәй айларында паркта концертлар, спорт бәйгеләре һәм район фестивальләре үткәрелә. Уен һәм спорт мәйданчыклары да бар. 7. Кабан күле яр буе Парк булмаса да, җәй көне биредә һәрвакыт кызыклы чаралар үтә: музыкантлар чыгышлары, фестивальләр, спорт күнегүләре һәм шәһәр акцияләре. Июнь аенда нәрсәләргә игътибар итәргә? • «Манзара» урам мәдәнияте фестивале; • «Елмай» паркындагы ачык һава киносеанслары; • Паркларда бушлай спорт күнегүләре; • Яшүсмерләр өчен экологик һәм волонтёрлык проектлары. Киңәш: паркка барыр алдыннан Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең афишасын карап чыгыгыз. Программа даими яңартылып тора.

04.06.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск