Татарстанда математика һәм рус теле буенча имтиханнар нәтиҗәләре расланды
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар рус теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләрен алды. Имтихан нәтиҗәләре 19 июньдә расланган алар белән рәсми сайтта танышырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүмат җиткерә.
Быел рус теленнән имтиханны 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Уртача балл 66,66 тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән югарырак. Әлеге фән буенча 71 укучы 100 балл җыйды.
Профильле математикадан БДИны якынча 9,6 мең укучы тапшырды. Уртача нәтиҗә 71,4 баллга җитте. Иң югары нәтиҗәгә — 100 баллга — 137 чыгарылыш сыйныф укучысы иреште.
Рус теле яки математика буенча нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр өчен өстәмә тапшыру көннәре 8 һәм 9 июльдә узачак. Әмма яңадан тапшырганда элекке нәтиҗә исәптән чыгарылачак.
Куелган баллар белән килешмәүчеләр 23 һәм 24 июньдә апелляция бирә ала.