Популяр яңалыклар 24.06.2026

L’One концерты һәм дистәләгән активлыклар: Казанда Яшьләр көне узачак

27 июньдә Казанда Яшьләр көне уңаеннан зур фестиваль узачак. Чараның төп мәйданы булып «УРАМ» экстрим-паркы торачак. Биредә көн дәвамында белем бирү, спорт, иҗат һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә



 

Кунакларны лекцияләр, мастер-класслар, яшьләр проектлары һәм шәһәр берләшмәләре белән очрашулар, һөнәри үсеш буенча консультацияләр, интерактив зоналар, спорт активлыклары һәм җирле брендлар маркеты көтә. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган юнәлешләрдә яңа мөмкинлекләр белән таныша алачак.

Бәйрәмнең төп вакыйгаларының берсе – кичке концерт программасы булачак. Аның хедлайнеры – танылган рэп-башкаручы L’One. Артистның чыгышы 21:00 сәгатьтә башланачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль студентларны, яшь белгечләрне, волонтёрларны, иҗтимагый актив яшьләрне һәм үсеш мөмкинлекләре белән кызыксынучыларны бер мәйданга җыячак.

Чарага керү алдан теркәлү буенча башкарыла.

Яшьләр көне Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм вакыйга партнерлары ярдәмендә үткәрелә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск